05 октября 2015
Алтын көздә җылы сүз

Бәйрәм башланыр алдыннан актлар залының балконында уйланып утырганда, башымдагы төрле фикерләр арасыннан ике уй калкып чыкты. Беренчесе һәм укырга кергән көнне үк пәйда булганы – ул безнең бүлекнең укытучылары һәм студентлары арасында урнашкан искиткеч җылы мөнәсәбәтләр хакында иде. Мин, әлеге уку йортына аяк баскач, хәтта мәктәптә дә ул дәрәҗәдә күрмәгән, гаиләдәгедәй мохиткә таң калган идем. Әле хәзер дә сөенеп туя алмыйм! Икенче фикер исә ул - бүлегебездә һәр зур бәйрәмне, мөһим даталарны безнең студентларыбыз укытучылар белән берлектә елдан-ел масштаблырак һәм бик күркәм рәвештә үткәрүен төшенү иде. Ничек төшендең дисәгез, иң беренче язган җөмләмә тагын бер кат күз салыгыз: бәйрәм алдыннан мин балконда утыра идем (чөнки актлар залында бер буш урын да калмаган иде). Моның сәбәбе булып, Казан Федераль университеты Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең мөгаллимнәре һәм студентлары Укытучылар көнен билгеләп үтәргә бергә җыйналуы торды.

Бүлектәге җылы мөнәсәбәтләрне юкка гына искә алмадым. 5нче октябрь көнне Укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган “Алтын көздә җылы сүз” дип исемләнгән концертының башыннан алып, ахырына тикле кеше тормышында җылы сүзнең никадәр тәэсирле, никадәр әһәмиятле булуына басым ясалды. Әлеге чарада, әйтерсең лә, туганлык мөнәсәбәтләре хөкем сөрде. Чөнки һәр тамашачы бөтен игътибарын сәхнәгә генә юнәлтеп калмады, ә алып баручылар: Эльвина Назипова, Руслан Габбасов, Айзилә Батырханова һәм Илназ Сибгатуллин тәкъдиме белән бер-берсенә җылы сүзләр әйтеп, матур теләкләр дә теләде.  Рәшит Ваһапов исемендәге премия лауреаты, “Татар моңы” конкурсы җиңүчесе, сокланырлык талант иясе – Гөлсирин Абдуллинаның чыгышын тамашачы тын алмыйча күзәтте. Бәйрәмгә ямь өстәүче, милли көйләр уйнап күңелләрне тагын да йомшартучы “Алканат” төркеме скрипкачысы, Г.Камал исемендәге театр оркестры артисткасы Динә Закированы да бик яратып кабул итте. Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова укытучыларга һәм киләчәктә укытучы булачак студентларга котлау сүзен ирештергәч, бүлегебезнең 4нче курс студенты Алсу Габдуллина җырлы-моңлы чыгыш ясады. Шулай ук, институтыбыз каршында эшләп килүче “Ал-Зәйнәбем” вокаль ансамбле, “Яшьлек” бию төркеме, күптән түгел оешкан “Моңнар” ансамбле берсеннән-берсе матур чыгыш ясадылар, тамашачыда горурлык хисе белән рәхмәт әйтү теләге уяттылар. Институтыбыз стеналарыннан үсеп чыккан, хәзерге вакытта эстрада җырчысы булып танылган Илназ Гәрәев – Илгәрәйнең дә чыгышы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үткәрелүенә бер дәлил. Һәм, әлбәттә, студентлар да, мөгаллимнәр дә түземсезлек белән көткән быелгы гран-при иясе, бүлегебездә оешкан “Tatar-Team” КВН командасының сәхнәгә чыгуы куандырды, иҗатлары күңелләргә энергия өстәде. Бәйрәм кичәсен ягымлы сандугач Рамилә Зиннатуллина тәмамлады.

Укытучыларыбызга, профессорларыбызга дип атап оештырылган шушы бүләк мөгаллимнәребезнең күңелләренә хуш килгәндер дип өметләнәсе килә. Әмма, күпме генә яхшылык кылып та, бала ата-анасының изгелекләрен кайтарып бетерә алмаган кебек, укучы да укытучысының куйган тырышлыгының, биргән белемнәренең бәясен һич кайтара алмас. Фәкать, үзе галим, голәмә яисә гыйлем таратучы булып кына, күпмедер дәрәҗәдә мөгаллимнәренә бурычын кайтарып, рәхмәтен белдерә һәм киләсе буын шәкертләренә кирәк һәм терәк була аладыр.

Источник информации: Алия Мәссарова, II курс студенты