05 октября 2015
День первокурсника яки "чебешләр көне"

“День первокурсника” - бу сүз тезмәне мин дөрес итеп татарчага тәрҗемә итә алмадым. “Беренче курсларның көне”, “Беренчеләр”... Юк, “не то”. Үземнең “воображение” машинасын кабызып, “импровизация” кнопкасына баскач... Башка шундый җүләррәк, ләкин  гениаль  идея килде. Без беренче тапкыр КФУ бусагасын атлыйбыз, зур тормышка керергә әзерләнәбез, төрле ситуациялар аша үтәбез. Шулай итеп, чебешләр кебек яңа реаль дөньяга чыгабыз. Мин горурланып, бераз шаяртып та, әлбәттә, үзебезне “КФУ чебешләре” дип атый алам. Кызык бит. “Просто шедеврально”! Димәк, “Чебешләр көне”.
Бу көнне һәрбер “чебеш” үзенең бар осталыгын күрсәтергә тиеш. Бииме ул, җырлыймы, шигырь сөйлиме, язма әзерләргә җыенамы. Барысы да бар. Син бу көнне үзеңне төрле яктан сынап карап, активистлыгыңны күрсәтәсең. Шулай булгач, бар көчеңне җәлләми, алга! Бары алга!
Әле иң кызыгы – бу ниндидер чара гына түгел, ә бәйге дә. Димәк, җиңнәреңне сызганырга әзерлән. Конкуренция монда да көтелә. Шулай да,  аякларың дерелдәмәсен. Йөзеңә елмаюыңны эл дә. Сәхнәгә!
Тик куркырга бер дә кирәкми. Чөнки бу бәйгегә әзерләнү вакытлары иң иң күңелләрдә  уелып кала торганы. Йокысыз, иҗади, кәһвалы төннәр. Биегәннән арып талган аяк-куллар, беренче икенче турлар. Бераз гына команда белән үпкәләп, дуслашулар. Барысы, барысы сине яңа дөньяга алып кереп китәчәк. Кызыклы һәм күңелле студент тормышы нәкъ менә шушыннан башлана. 
Иң беренчесе: группадашларың белән җылы мөнәсәбәткә керәсең. Аларны якынрак белә башлыйсың. Сезнең команда шушы минуттан ук үзен сыный. Тату бер атмосфера барлыкка килә. Икенчесе: репетицияләрга әзерләнгән вакытта булган кызыклы хәлләр. Өченчедән: нәкъ менә шушында студентлар зур бер гаиләгә әвереләләр дә инде. Монда барсы бергә, бердәм, көчле!

Зарыгып, көтеп алган бәйрәмең килеп тә җитә. Син сәхнәдә! Шунда инде үзеңне бу бәйгенең йолдызы итеп хис итәсең. Хисләр ташкыны, син биисең, җырлыйсың. Син студент! Яңа гына туган чебеш! Һәм татлы хыяллар белән, яшьлекнең иң гүзәл вакытына чумып, яңа тормыш белән яши башлыйсың. Ә алда 4 ел буе уку, сессиялар, курс эшләре. Тик бүген инде аларның берсе дә сине куркытмый. Онытылмас мизгелләр әле башлана гына. Ә синең беренче адымың инде ясалды. Әфәрин, чебеш!

Барыгызны да 8 октябрьдә, УНИКСта, сәгать 18:00 бәйрәмдә көтеп калабыз!

 

Источник информации: Илсинә Тимерова