05 октября 2015
Рәхмәт сиңа, укытучым!

Университетыбызның бөтен коллективын: студент һәм аспирант, укытучы һәм хезмәткәрләрне искиткеч бәйрәм — Бөтендөнья укытучылар көне белән тәбриклибез!

Бу көн бәйрәм итеп 1994 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителә һәм 100дән артык илдә билгеләнеп үтә. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең әлеге һөнәри бәйрәме көнне җәмгыятебез укытучыларга яшьләрне тәрбияләү һәм социаль үсешкә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтә.

Укытучылар! Сез — чиксез ихтирамга лаек олуг затлар! Гомерегезне кеше баласына багышлап, аны үз нарасые итеп кабул итүче, сезнең кебек укытучылар тормыш юлыбызны бизәве — үзе зур бәхет.
Сез — бала күңелен үсендерүче, төпле киңәш бирүче, туры юлга өндәүче!
Озак еллар дәвамында һәрберегезнең көр тавышын ишетеп, җылы карашыгызны тоеп, һичшиксез, кирәкде киңәшләрегезгә ия булып, һәрбер уңышыбыз өчен шатланып, үз укучы-балагызга мактау сүзләрен бүләк итеп, ихластан сөенеп, янәшәдәгеләрнең сезгә карата олы ихтирамнарын, чиксез рәхмәтләрен сизеп, кадер-хөрмәттә яшәүләр насыйп булсын!
Рәхмәт Сезгә, мөгаллимнәребез!

Хөрмәт белән, КФУның "Darelfөnүn" газетасы редколлегиясе.

Источник информации: "Darelfөnүn" газетасы, Алсу Әшрапова