01 октября 2015
Халык энҗесе - тәрҗемәче

30 нчы сентябрь гади яңгырлы көз көне генә түгел. Бу көндә төрле илләрдә тәрҗемәчеләр үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филология һәм мәдәнияе бүлегендәге тәрҗемәчеләр дә үз һөнәри бәйрәмнәрен истә калырлык, мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Җәйнең картлыгы көзнең яшьлегенә авышкан көнебез “Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә “күрсәтеп” була... Фикер әйтү өчен – сүз, сүз әйтү өчен – тел кирәк”  сүзләре белән башланып китте. Бүлегебез җитәкчесе, профессор, филология фәннәре докторы  Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, киләчәккә киңәшләр, юнәлеш биреп, бәйрәм көнебезне ачып җибәрде. Тантанабызның төп өлеше исә бәйге формасында узды. “Текә тәрҗемәчеләр” (2 курс), “Тукай One love” (3 курс), “Асылташлар” (4 курс) командалары татар һәм рус телләрен белүдә көч сынаштылар. “Переведи – татар телен камилләштерәбез” дип аталган бу бәйге кызыклы, авыр, мавыктыргыч сораулар, көтелмәгән җаваплар, шаярулар, җыр- шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйгене оештыручы 10.2-201 төркеменең 4 курс студентлары -  Хәйруллина Алина, Фарсыева Гүзәл, Галәветдинова Гөлия - хәтта укытучыларыбызны да шаккаттырган сораулар биреп, тамашачылар, командалар белән җанлы уен алып бардылар.

Студентларыбыз бик теләп үзләренең тәрҗемәдә өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Икенче курслар, Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрен өч телдә башкарып, тамашачылар күңелен яулады. Өченче курслар тәрҗемәче турында үзләре иҗат иткән шаян җырны һәр яшь тәрҗемәче күңеленә җиткерделәр. “Асылташлар” командасыннан исә Федотова Александра һәм Шиһапова Гөлүсә И.Бродский шигырен татар теленә тәрҗемә итеп, оригинал һәм тәрҗемәне матур, тәэсирле итеп укып истә калдылар.

4 турдан торган бу бәйгенең һәр этабы кабатланмас, бер берсенә охшамаган иде. Беренче турда командалар аерым сүзләрнең тәрҗемәләрен табарга тиеш булса, икенчесендә исә мантыйклы фикер йөртеп, киңәшеп, бер минут эчендә җиңел булмаган сорауга җавап табу төп максат булып торды. Өченче турдагы барыбызга да билгеле булган “Кара тартма” үз эченә аш тәмләткечләр яшергән иде. Бу бәйгедән соң һәр студент тминнең “әнис”, базиликның “рәйхан”, ә укропның “шөет”, “туран” булуын озакка истә калдыруларына иманым камил. Дүртенче тур үзе белән халык җәүһәрләре – мәкальләрне алып килде. Һәр команда командиры аларны тәмамларга тиеш иде.

Бәйге булгач, җиңүчесез дә булмый. Өч төркем арасында татар һәм рус телен әйбәт белүен исбатлаган һәм башкаларга үрнәк булуын дәлиллләгән 4нче курс  командасы (10.2-201 төркеме) – “Асылташлар” лаеклы беренче урынны яулады. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Без, тәрҗемәчеләр, милләтне, милли тел, мәдәниятне саклап, аларны башкаларга танытучылар, аларга карата хөрмәт хисе уятучылар. Халык энҗеләре без! Телнең чисталыгы, камиллеге, сафлык-аһәңлеге дә хезмәтебездән, белемебездән, мәдәниятне дөрес аңлавыбыздан тора. Шуңа күрә үсик, чыныгыйк һәм камилләшик.

Бәйрәмебез белән, кадерле тәрҗемәчеләр!

                                                          

Источник информации: Шиһапова Гөлүсә 4 курс,10.2-201 төркем