24 сентября 2015
Ә син сайладыңмы?

Белгәнебезчә, 13  сентябрь башкалабыз Татарстанда зур вакыйга –Татарстан Президенты сайлаулары узды. Бу сайлаулар биш елга бер үтсә дә, һәрбер унсигез яше тутырылган Татарстан гражданинының монда катнашуы зарури. Чөнки  без илебезнең, тормышыбызның киләчәген хәл итәбез, аны кемнеңдер кулына тапшырабыз.
Сайлаулар, һичшиксез, безнең КФУ студентлары тормышында да үзенә күрә урын алды. Гомумән, студентлар сайлауга барганмы? Нинди нәтиҗәләргә килгән алар, бу хакта без аларның үзләреннән сорашыйк.  
Энҗе Ихсанова (филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 3 курс студенты):
– Әйе, әлбәттә, мин сайлауларга бардым. Мин шулай ук төркем старостасы буларак, үземнең төркем студентларының да сайлауларга баруын теркәп бардым. Минемчә, без, студентлар, республикабыз тормышында актив катнашырга тиеш, чөнки без республиканың киләчәге. Студентларның күбесе сайлауларны хуплый һәм үз тавышларын бирергә һәрвакыт әзер.
  Лилия Туктарова (социаль-фәлсәфи фәннәр һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты):
-Мин, 13 сентябрь көнне, үземнең участокка тавыш бирергә бардым. Быел беренче тапкыр сайлауларга барганга, минем өчен бу бик җаваплы эш булды. Республикабызның киләчәген ышаначлы кулларда күрер өчен тавыш бирдем. Минемчә, бу сайлаулар кирәк, чөнки һәр кеше үзенә ошаган кандидатны сайлый ала. Бу сайлаулар республикабызның якты киләчәген тәэмин итә. Минем уйлавымча, сайлауларга һәр студент киләчәккә өмет белән карый.
 Гөлинә Ардашова (экология һәм табигатьне файдалану институты):
– Мин дә үземне чын гражданин кебек тоеп, быел сайлауга бардым, анда күңелемә яткан кандидат өчен тавыш бирдем. Сайлау – безнең һәрберебезнең бурычы дип уйлыйм мин. Чөнки безнең сайлавыбыздан киләчәк хәл ителә. Студентлар бу сайлауларны хуплый дип уйлыйм, мәсәлән, минем группадашларым барысы да үз теләкләре белән катнаштылар, тавыш бирделәр.
Менә шундый фикерләр. Сайлаулар – җаваплы адым. Безнең җәмгыятебезнең проблемаларын чишуче, социаль тотрыклылыкны күздә тотучы республика башлыгын сайлыйбыз бит. 

 

Источник информации: Фәнүзә Сираҗиева