30 сентября 2015
Хәтерен җуймаган Волгоград

 

«Җиңү уты – буыннар хәтерендә» бәйгесе җиңүчеләре Волгоградка барды. КФУ студенты сәяхәттән алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаша.

Кайвакыт чит җирдә үткәрелгән бер көн ун еллык гомереңә тиң, дигән берәү. Әлеге фикер белән килешми мөмкин түгел. Кыска вакытлы сәяхәт дистә елны алыштырмаса да, дөньяга карашыңны, фикерләвеңне үзгәртергә, хисләреңне яңартырга бик тә мөмкин. Үземдә сынап карадым. 

Сталинград. Нәкъ менә әлеге шәһәр янындагы җиңүдән соң Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Генерал Ф.Паулюсның 6 нчы армиясе  шәһәрне бер атна эчендә кулга төшерергә ниятли. Юкса, бөтен Европаны тез чүктергән гайрәтле армия өчен Сталинградны буйсындыру әллә ни авырлык тудырмаска тиеш. Гитлер үзе дә “Ф.Паулюс армиясе белән күкне дә яуларга мөмкин” дип әйтергә яраткан. Ләкин эшләр башкачарак килеп чыга: шәһәр өчен бәрелешләр 163 канлы көн дәвам итә. Сугыш барышында Кызыл Армия – 600 меңнән артык кешесен, немецлар 700 меңләп солдатын югалта. Аяусыз сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Нәкъ менә монда иң беренче булып урам сугышлары тактикасы эшләнелә дә инде. Моңа кадәр дөньяның бер генә армиясе дә шәһәр шартларында сугышлар алып бармаган. 
Югалтулар ике яктан да коточкыч күп була. Сугыш беткәннән соң, шәһәр хәрабәләр һәм мәетләрдән генә тора. Әлеге хәлдән чыгу өчен, җитәкчелек үлекләрне күмү буенча тәүлек планы төзи. Аның нигезендә һәр олы кеше көненә 50, яшүсмерләр 10 мәетне җирләргә тиеш була. 
Сталинград сугышында җиңелү немец армиясенең какшамас дәрәҗәсен юкка чыгара. Туксан меңнән артык кеше, шул исәптән фельдмаршал Ф.Паулюс әсирлеккә алына. Германиядә дәүләт матәме игълан ителә.
Исеме үзгәртелсә дә, Волгоград әле бүген дә җитмеш ел элек булган вакыйгаларның тарихи эзен саклап килә. Андагы һәрбер урам, реставрацияләгән йорт, җиргә түшәлгән ташның Ватан азатлыгы өчен көрәштә үз йөзе, дистә битләрне тутырырлык тарихы бар.  Сәфәрем көз айларына туры килгәнгәдерме, андагы мохитта, һавада да ниндедер үзәккә үтә торган моң, сугыш кайтавазы хөрем сөрә төсле. 
Волгоградның  истәлекле урыннары да аерылгысыз рәвештә сугыш вакыйгалары белән бәйле. Шулар арасында иң күренеклесе, әлбәттә – Мамай курганы. Иделның уң як ярында урнашкан әлеге калкулыкта 1942нче елның сентябреннән 1943нең гыйнвар аена кадәр аяусыз бәрелешләр барган. Бүген Мамай курганы “Сталинград сугышы геройларына” дип исемләнгән ансамбль-һәйкәлләр белән билгеле. Шулар арасында иң күренеклесе “Ватан –Ана” монументы, ул дөньядагы иң зур сыннарның берсе. Аның гомуми биеклеге 85 метрга җитә. 
Шәһәр читендә урнашкан “Солдат кыры” мемориал комплексы да аерым игътибарга лаек. Монда кырык икенче елның җәй, көз айларында каты бәрелешләр бара. Ике яктан да югалтулар искиткеч күп булганлыктан, аны үлем кыры дип тә атыйлар.  Сугыштан соң да дистә еллар әлеге болынга кеше аягы атламый, кыр мәетләр белән генә түгел, күпсанлы шартлаткычлар белән сугарылган була. Бары тик 1975нче елда саперлар кырның һәр сантиметрын чистартып, тикшереп, 6500 дә артык снаряд, мина, бомба һәм гранатлар зарарсызландырылар.  
Әлбәттә, шәһәрдә музейлар да бихисап, төгәлрәк әйтсәң, шәһәр үзе зур бер ядкарь. Парк, скверлар да анда ял итүчеләргә Волгоградның тарихи үткәне турында искә төшереп тора сыман...

 

Источник информации: Мәрьям Насыйрова