30 сентября 2015
Татар көлсә - белеп көлә!

25 нче сентябрь көнне “УНИКС” концертлар залында Татар КВН ЛиГасының сезон ачылышы гөрләп үтте. Быел сезон ачылышына тагын берничә яңа команда өстәлеп, барысы ун команда җыелган. ШТКга юморны үз итүче яшьләр җыелса да, алар үз шөгыльләренә бик җитди карыйлар. Әлеге 10 команда арасында ерак араны якын итеп килгән Чаллы, Мамадыш һәм Саба районнары вәкилләре дә бар иде. Ә жюри составында татар эстрадасы йолдызы, җырчы Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар Яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, популяр рэп-башкаручы Шәкүр, ШТК «Татар Лигасы» җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстан Республикасында КВН «Татар лигасы» уеннарына нигез салучы Фәридә Таштабанова һәм ЯҖО «КВН РТ» директоры Илдар Фаттахов, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды башкаручы директоры Тимур Сөләйманов эшләде.
“Әле күптән түгел генә, “Сәләт” аланнарының берсе  ШТК ны үз иткән яшьләрне ял итәргә һәм сәләтләрен үстерергә үзенә кабул иткән иде. Инде менә аларның җимешләре бүген сәхнәдә. Сезнең тырышулар юкка булмаган”, - дип, Рамил Агдеев Тимур Сөләймановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әйе, быел “Сәләт”ләр дә зур сәхнәгә чыгарга курыкмаган. Мәсәлән, “Таныш” исемле “Сәләт” командасы составында әлеге мәктәптә генә белем алучы укучылар уйный, әйтергә кирәк, бер дә кимен куймыйлар.
“Татарда юмор юк” диючеләрнең, мөгаен, беркайчан да ШТК уенынарын караганнары юктыр. Жюри әгъзәсе Илдар Фаттахов та уенчыларга соклануын белдерде:
- Миңа, ШТК белән мавыгучы кеше буларак, төрле командалар белән очрашырга, төрле мәзәкләр ишетергә туры килде. Дөресен генә әйткәндә, һәрбер уенда темадан читтә булган, тамашачыга бөтенләй аңлашылмаган мәзәкләрне дә ишетергә туры килә. Ә бу уенда моны сизмәдем. Сез чынлап та ШТК ның якты киләчәге.
Мәзәкләрнең күбесе 24 сентябрь көнне бар мөселман халкы зурлап билгеләп үткән Корбан гаете турында иде. ШТКчылар авызыннан бу темага явыз яки мыскыллап көлүгә корылган бер генә мәзәк тә булмады, киресенчә, әлеге бәйрәмне олылау, аңа хөрмәт белән караулары сизелде.
Нәтиҗәләргә килгәндә, 3 нче урынны Сабадан килгән “Чын егетләр” командасы, 2 нче урынны Яр Чаллы шәһәренең “Марат”  һәм 1 нче урынны Мамадыш районының “Бишбармак” командалары яулады. Ә гран-прига быел Казан федераль университетының  “Татар-Team” командасы лаек булды.
Мондый чаралар республика яшьләренең туган телләрен саклауга, аларның әхлакый, мәдәни казанышларын үстерүгә юнәлдерелгән.

 

Источник информации: Эльвира Гайнетдинова