28 сентября 2015
КФУда иберо-роман филологиясе мәсьәләләрен хәл иттеләр.

24-26 сентябрьдә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Актуальные вопросы иберо-романского языкознания» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды.

Конференция ФМБИның роман филологиясе кафедрасы тарафыннан уздырылды. Чарада барлыгы 100 филолог катнашты. Конференция катнашучылары арасында Японии, Эквадор, Испания, Мәскәү дәүләт университеты (фәннәр докторы, профессор, испан теле кафедрасы мөдире М.М.Раевская), Россия Халыклар Дуслыгы университеты (фәннәр докторы, профессор О.С.Чеснокова), Санкт-Петербург дәүләт университеты вәкилләре дә бар иде.

«Актуальные вопросы иберо-романского языкознания» конференциясе катнашучылары билгеләвенчә, фәнни-гамәли конференция вакытында куелган барлык проблема - бурычлар бүгенге көн өчен бик актуаль. Алар барысы да лингвистик типология, компаративистика, мәдәнияткә лингвоконцептуаль анализ ясау, когнетив семантика өлкәләрендә еш тикшереләләр һәм галимнәрдә зур кызыксыну уяталар. 

Конференция катнашучылары, килгән кунаклар һәм галимнәр фәнни-гамәли конференциянең оештырылу дәрәҗәсеннән бик кәнәгать калдылар.

Источник информации: Елена Плеухова (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)