28 сентября 2015
Казанда - МАНХЭТТЕН КЫСКАМЕТРАЖЛЫ ФИЛЬМНАР фестивале

2015нче елның 25нче сентябреннән Казанда, «Мир» кинотеатрында Манхэттен кыскаметражлы кино фестивале старт алачак. Казан белән беррәттән әлеге фестиваль Мәскәү, Нью-Йорк, Санкт-Петербург, Мадрид, Ярославль, Лос-Анджелес, Милан, Екатеринбург, Дублин шәһәрләрендә башланып китәчәк. Казанлылар, дөнья буенча күрсәтелгән кинолар арасыннан иң-иңен сайлап алып, үзләренә ошаган фильм өчен тавыш бирә алачаклар.

Фестиваль программасы комедия, тормышчан драма, фәлсәфи карашлы фильмнарга  бай булачак дип көтелә.

Источник информации: Айгөл Абдраханова