23 сентября 2015
Бушлай юридик ярдәм көне.

2015нче елның 25нче сентябре Россия Федерациясе буенча Халыкка бушлай юридик ярдәм көне буларак игълан ителде. Әлеге көн «Ассоциация юристов России» оешмасы тарафыннан оештырыла.

Татарстан Республикасында бушлай юридик ярдәм алырга теләгән кешеләр 25нче сентябрь көнне Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү йортына, «Бердәм Россия» партиясе җитәкчесенең региональ кабул итү бүлмәсенә, Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасының кабул итү бүлмәсенә, «Бердәм Россия» партиясенең районнардагы бүлекчәләренә килә алалар.

Дежур тору графигын, кабул итү пунктларының адресларын һәм телефон номерларын Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе сайтыннан табып була.

Белешмәләр өчен телефон: (843)223-07-83.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова