21 сентября 2015
Уку, акча һәм вакыт

Укып бетереп, диплом ал­ганнан соң гына эшкә ур­нашу модасы, миңа калса, инде күптән чыкты. Хәзерге студентларның 65%, уку белән беррәттән, эшне дә алып барырлык дәрәҗәдә. Берәүләр кыска вакыт ара­лыгында акча эшләү теләге белән янса, икенчеләр, киләчәктә саллырак эшкә урнашу өчен, «стаж» дигән төшенчәгә кызыгып урна­ша эшкә. Дөрестән дә, яңа гына кулына диплом алган яшь белгечкә каян килсен ди стаж?! Көндезге бүлектә укыган вакытта, бик аз хезмәт хакына эшләп, укып бетергәндә стажлы булып чыкса гына инде. Эшкә урнашуның, әлбәт­тә, үз плюслары һәм ми­нуслары бар. Уңай яклары­на килгәндә, беренче чи­ратта, синең кесәңдә әтиәниең биргән акчадан тыш, үзең эшләп тапкан, кайбер кирәк-яракларыңа тотар­лык кына булса да табышың була. Икенчедән, яшүсмер әзме-күпме җаваплылыкка, коллективта үз-үзен тотарга өйрәнә, «үзең эшләп ашау» дигән төшенчәнең төбенә төшә башлый. Тагын бер яхшы ягы шунда: студентның эш тәҗрибәсе барлыкка килә, университет кысаларыннан тыш яңа дуслары да арта. Ва­кытлыча гына урнашып тор­ган эшне, диплом алгач, юга­рырак баскычта дәвам итү очраклары да җитәрлек. Бу бигрәк тә үз белгечлеге буенча эшләп йөргән студент­ларга хас. Плюсларга капма-каршы минуслар да бар. Көндезге бүлектә укып та, эшләп тә йөрү студентның күп энергиясен ала, шунлык­тан аның ял итәргә вакы­ты калмый. Дөрес туклану мәсьәләсе дә үзен сиздерә. Икенчедән, студентның дә­ресләргә игътибары, әзер­леге кими. Аның башы­на: «Хи, семинарга барып, мин нәрсә алам? Ә менә эшемдә миңа акча түлиләр», – дигән уйлар килә башлый. Дәресләрне сәбәпсез калды­рулар, кисәтүләр күбәя. Се­местр ахырында студент имтиханны бирә алмый. Әйе, эшкә урнаштым дип кенә йөреп булмый. Шу­ңа да, эш эзләгәнче, бе­ренче чиратта, уңай һәм тискәре якларның үлчәү тәлинкәләрендә ничек тир­ бәлешенә карарга кирәктер. Сәламәтлек ягы да иллегә илле булган очракта, эшкә урнашуның уңай якларын күрмим. Ә иң мөһиме, әти-әниең сиңа зур өметләр баг­лап йөргәндә, аларның ыша­нычларын акларга кирәк!

Источник информации: Зилә ФӘСХИЕВА