19 сентября 2015
Багышлау бәйрәме

    Татар халкы гореф-гадәтләргә, милли бәйрәмнәргә элек-электән бай булган. Безнең татар журналистикасы кафедрасының да, буыннан буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән матур традициясе бар: һәр елның сентябрь аенда булачак татар журналистлары, тәм-том салынган сумкаларын күтәреп, урманга юл тота. Беренче курс укучылары белән танышып, аларны багышлау бәйрәме бу.  “Әлеге традицияне саклау - безнең бурычыбыз. Әле без университетта укыган чорда да, һәр елны шушы урынга килеп, рәхәтләнеп ял итеп кайта идек. Безне монда алып килеп, безнең белән күңел ачкан укытучыларның күбесе хәзер исән дә түгел инде, ә бу күркәм гадәт әле дә сакланып килә”, - ди кафедра бүлеге мөдире Васил Гарифуллин.
    Әйе, чыннан да, студентлар белән бергә кунаклар, татар журналистикасын алдагы елларда тәмамлаучылар да һәр елны монда бик теләп килә. Шундыйлар арасында ТНВ каналы журналистлары Зөлфәт Зиннуров, Динар Вәлиев та бар.
    Традиция буенча чараны оештыру чыгарылыш курс укучыларына тапшырыла. Бераз адашып, хәлдән таеп, аланлыкка килеп җиткәндә, безне 4 нче курс студентлары,бик күпкә адан килеп, чәк-чәк белән каршы алды. Шушы минуттан башланып киткән яхшы кәеф көне буе озата барды. 
Быелгы бәйрәм чарасы башка еллардан берникадәр аерылып тора. Кеше белән танышкан вакытта исемен белү генә әллә ни бирми. 4 нче курс студентлары, моны күздә уңаенда тотып, үзенчәлекле танышу чарасы уйлап тапканнар: 1 курс студентлары һәм укытучылар белән кунаклар, ике командага бүленеп,үзара ярышып алдылар. Болай булмаса, Васил Заһитовичның оста итеп шигырь язуы, аны чын сүз остасы сыман укып бирә алу сәләте бар икәнен кайчан белер идек әле?! Багышлау барышында җәйге сабантуйларны да искә төшереп алырга мөмкинлек булды. Ике команданы да җитезлектә һәм батырлыкта сыный торган йомырка кабып йөгерү, көндәшеңнең шарын шартлату кебек уеннар булса, тапкырлыкны тикшерүче сынаулар тагын да күңеллерәк һәм үзенчәлеклерәк булды кебек. Мәсәлән, кайсы укытучының кечкенә вакытта, ак җәймәгә төренеп, кешеләр куркытып йөрүен яисә кемнең, апасы киемнәрен киеп, больницадан качуы һәм университетка экзамен бирергә баруы 1 нче курслар өчен генә кызыклы булмагандыр. “Интуиция” дип аталучы әлеге конкурс укытучыларыбыз турында күп кенә кызыклы, моңа кадәр беркем дә белмәгән фактларны ишеттерде. 
    1 нче курс укучыларының тапкыр, чая булулары беренче карашка ук күренә, үзләреннән бетмәс-төкәнмәс энергия ташып тора. Бу шулай булырга тиеш тә инде. “Яшь чак - иң матур чак. Ләкин аның үтеп киткәнен күрми дә каласың. Мин дә монда килгәнче үземне яшь дип йөри идем әле. Бүген сездән 15 яшькә зуррак икәнемне белү уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, сезнең сыман укырга йөргән вакытларда, җәмәгать трансортларындагы 30 яшьлек кондукторлар олы, явыз хатын булып күренә иде. Ә хәзер шул ук 30 яшьлекләр яшь, чибәр кызларга әйләнеп калдылар. Яшьлегегезнең кадерен белегез, ул бик тиз үтеп китә”, -дип шаяртты Зөлфәт Зиннуров.
    Әйе, уен-көлке, шаяруларга бай булды көн. Ике як команданың да балалар бакчасындагы нәниләр булып кылануын караганда, “Мунча ташы” бер якта торсын. Кыскасы, командаларга, яңа балалар бакчасы ачылу уңаеннан репортаж әзерләргә кирәк иде. Командадан бер оператор сайлана, ә калганнары әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар. Бер ай буе әзерләгән спектакль дә аның кадәр уңышлы чыкмас иде, минемчә. Укытучыларбызның нәниләр сыман авыз бөрештереп шигырь сөйләүләре, аларның берсен-берсе уздырып өйдәге хәлләрен “сатулары”, үзара әрләшүләре... Коеп куйган артистлар. 
    Багышлауның тагын бер үзенчәлекле традициясе бар. Ул да булса, беренче курс студентларына,махсус рецепт буенча “тылсымлы” су эчереп, парларны тозламаска, икелеләр алмаска, курс эшләрен соңгы көнгә кадәр сузмаска дип ант алу. Беренчеләрнең гади булмаган, борыч, кишер кисәкләре салынган су эчүләре үзе бер кызык күренеш.
    Җыр-биюләр, төрле конкурслар белән үрелеп барган чараның йомгаклау өлеше  табын артында үтә. Үтеп баручы көнгә нәтиҗәләр дә нәкъ менә монда ясала. 
    Бу күркәм традиция бар коллективны якынайта, дуслаштыра. Нәкъ шуның өчен дә гореф-гадәтләрне саклый белү - безнең бурыч.

 

Источник информации: Эльвира Гайнетдинова