18 сентября 2015
"MAHMUT FILM" бездә кунакта!

  Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале гөрләп үтте. Дөнья күләмендәге кино сәнгатенә, актерлар тормышына, режиссерлар шәхесенә битараф булмаган һәркем өчен төрле метраҗдагы фильмнар белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. 
  Кызганыч, ләкин төрле илләрдәге кино сәнгате генә түгел, ә үзебезнең Татарстандагы “киночылар” белән дә күпләребез таныш түгел. Нәкъ менә шушы уңайдан Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтындагы телетапшырулар һәм телеҗитештерү кафедрасының беренче курс студентлары өчен искиткеч файдалы һәм кызыклы очрашу үтте. 
  Татарстанда кино җитештерүчеләр бармак бөкләп кенә санарлык булса, шуларның берсе – “MAHMUT FILM” шәхси киностудиясе вәкилләре үзләре университетыбызга кунак булып килде. Алар: баш режиссер, күпләргә “ТНВ” каналында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы алып баручысы буларак таныш Фәнис Камал һәм икенче режиссер, шулай ук киностудиянең операторы, композиторы Рамил Әхмәтов
Әлеге очрашу “Белгечлеккә кереш” курсын алып баручы Айгөл Агалар кызы Гөсәйнова дәресе кысаларында узды. 
   Баштарак әле кичә генә мәктәп партасы артыннан чыккан егет-кызлар кино сәнгатенә кагылышлы сөйләшүне игътибар белән тыңлап кына торсалар, әңгәмә торган саен кыза барды. Студентлар үзләрен кызыксындырган күпләгән сорауларга җавап алды, кино төшерү хезмәтенең нечкәлекләрен аңларга тырышты, киләчәктә әлеге киностудия белән хезмәттәшлек итү - уку барышында гаммәви күнекмәләр үтү турында кызыксынучылар да күп булды. 
  Фәнис Камал белән Рамил Әхмәтов егет-кызларга үзләренең күптән түгел генә Мөселман киносы фестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында тәкъдим ителгән “Җәза” фильмы турында аерым тукталып сөйләделәр. Аны төшергәндәге кызыклы да, катлаулы да очракларны искә алдылар. Киноның баш каһарманын язгы бозлы елгага “ташлау”, машина яндыру күренешләре турында студентлар йотлыгып тыңлады. Әле моңарчы татар киноларында мондый күренешләрнең булганы юк бит! Шуңа да “MAHMUT FILM” командасына күп кенә авырлыклар да, каршылыклар да туган һәм алар өстенә бик зур җаваплылык йөкләнгән. 
  Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр. Киностудия хезмәткәрләре белән очрашулар киләчәктә дә булачагына ышаныч белән таралыштылар. 


Источник информации: Кадрия ХӘСӘНОВА