16 сентября 2015
Без экстрим яклымы?!

Тирә-юньдәгеләрне үзләренең эш-гамәлләре белән шаккатыру замана яшьләренең бер үзенчәлеге. Башкалардан аерылып тору, индивидуальлеккә ирешү өчен ниләр генә кыланмый алар?! 

Шундый үзенчә­лекле яшьләр­не берләштер­гән гадәти бул­­маган төркемнәр дә бихи­сап. Инде карага манылып йөргән готларга, сәер эмо­ларга, шау-шулы метал­листларга ияләнеп беткән идек кебек. Әле бер көнне яшь кенә егет тагын бер яңа агым турында сөйләде. Русча әйткәндә, «чудаклар» (ингл. «Jackass») итеп атыйлар алар үзләрен. Бу – үзенә күрә бер күңел ачу чарасы. Аларның төп максаты – тирә-юньдәгеләрне шаккаты­ру, аптырату. Jackass – ул яшьләрнең күңел ачу, юмор, адреналин алу өчен берләшүе. Биредә адре­налин яратучы яшь каска­дерлар катнашында төрле чаралар үтә. Саша белән без очрак­лы рәвештә таныштык. Карап торышка гади генә егет, башкалар кебек үк киенгән. Ләкин сүзләре, фикер сөреше башка. Аның сүзләре белән әйтсәк, бу төркемгә ул «кызык эзләп» килә. Төркемнең үз кануннары бар – беркай­чан да бер-береңне ким­сетмәскә, һәр кешенең фи­керен хөрмәт итәргә. «Ка­нун»нар үтәлмәгән очракта, аерым җәзалар каралган. Хәтта төркемнән куарга да мөмкиннәр. «Кешеләрнең нәрсә уйлавы безнең өчен мөһим түгел. Бары тик шундый кешеләр генә соры көннәргә нинди дә булса яңалык кертергә сәләтле», – ди Саша. 2002 елда зәңгәр экран­нарга чыккан «Чудаки» фильмын әле күпләрегез хәтерлидер. Менә нәкъ шул кинодагыча, егетләр «трюклар», гадәти булма­ган куркыныч күнегүләр ярдәмендә үзләренең ялын үткәрә, адреналин ала. Сашага исә кыялар­дан сикерү аеруча ошый икән. «Җәрәхәтләр ту­рында оныттым инде. Бәрелмәгән, кара көймә­гән җирем юк. Бер ай хастаханәдә дә ятып чык­тым. Ләкин бу гына мине туктата алмый», – ди ул. Шушы сүзләрдән соң ап­тырап калдым. Минем яшьтәшләрем җәмгыятьтә камилләшүнең менә нинди юлын сайлый икән! Икенче бер «чудак» – Денис бу шөгылен таш­лаган. Ни өчен, дигән соравыма ул: «Үземнең нинди акылсыз булуым­ны хәзер генә аңлыйм. Вакытны җилгә очыру, сәламәтлекне бетерү бит ул. Ярый әле дусларым дөрес юл күрсәтте», – дип, фикерләре белән уртак­лашты. Мондый гадәти булмаган төркемнәргә җәмгыять, гомумән, каршы. Кемнән генә сорасаң да: «Пычрак, әдәпсез бит алар», – дип җавап кайтаралар. Яшь вакытта чыннан да башка­лардан аерылып торасы, текә күренәсе килә. Ләкин бит адреналин алу өчен, нәкъ менә таудан сикерү я, алар фикеренчә, рухи яктан камилләшү өчен, тәнне булавкалар белән тишкәләү мәҗбүри түгел. Минемчә, мондый төркемнәр – җәмгыятьтә үз урын­нарын таба алмыйча җә­ фаланучы, әти-әни игъ­тибарыннан читтә кал­ган, дөрес тәрбия алма­ган яшьләр. Тирә-юнь­дәгеләргә, якыннарыбызга игътибарлырак булсак иде. Шул юл белән без аларны ялгыш адымнар ясаудан саклап кала алырбыз, дип ышанасы килә. Без экстрим яклымы?!

Источник информации: Зәлия Латыйпова