15 сентября 2015
Өч сүз җитә

«Сүз белән кызган­ганчы, кечкенә генә булса да ярдәм күрсәтү күпкә яхшы­рак» девизы астында уздырыл­ган акциядә һәртөрле кертем дә ирекле иде.

Волонтер һәм оештыручылар 58635 сум һәм 2 кытай юане туплаганнан соң, без, күмәкләшеп, Биектау рай­онында урнашкан «Зоозабота» йортына юл тоттык. Ул инде бер ел буе Казандагы хуҗасыз хайваннарга ярдәм итә. Мин, журналист буларак, волонтер­лар командасына кушылдым, чөнки мондый форсатны кул­дан ычкындыру акылга сыймас иде. Безне «Зоозабота»ның рәи­се, бик мөлаем хатын – Лари­са ханым каршы алды. Аның сүзләренчә, аларга бу кадәр булышчының инде күптәннән килгәне юк икән. Әлеге приютны 3 сүз бе­лән тасвирласак, ул: чисталык, ачык йөз һәм ярату булыр иде. «Зоозабота» хезмәткәрлә­ренең генә түгел, ә бирегә ярдәм итү теләге белән кил­гән һәркемнең чиста нияте күренеп тора. Якты йөз: приютта һәр ишек тә ачык, те­ләгән вакытта песи һәм этләр янына кереп була. Иң мөһиме, үзеңнән соң вольерларны ябарга онытмаска. Һәм ярату! Кешеләргә һәм үз эшләренә ка­рата мәхәббәт хисе. «Зоозабота» һәр төрле яр­дәмне дә кабул итә. Мисал өчен, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе, материаль ярдәм кертеп ке­нә калмады, питомникның тү­бәсен ябарга булышты, яңа вольерлар төзү өчен тер­риторияләрне чистартты. Би­редә, безнең белән бергә, шу­лай ук ярдәм итәргә теләүчеләр эшләде. Аларның кайберләре укудан соң, кайсыларыдыр эштән соң килгәннәр. Мисал өчен, анда Эвелина исемле кыз бар иде. Ул атна саен Казанның питомникларына барып булы­ша һәм бер эштән дә курыкмый икән. «Без инде берничә ел рәттән шундый масштаблы хәйрия акцияләрен уздырабыз», – дип ассызыклады Адина Кульмасова. «Зоозабота» хезмәткәрләре Лариса, Вера һәм аның ире Универсиада авылы коман­дасын күп рәхмәт һәм җылы сүзләр белән озатып кал­ды. Без исә, үз чиратыбыз­ да, әлеге рәхмәт сүзләрен сезгә җиткерәбез, дуслары­быз! Әлеге ситуациядә би­тараф калмаганыгыз өчен рәхмәт! Хәзер сезнең күңелегез, минеке кебек үк, тыныч һәм канәгатьтер дип уйлыйм.

Источник информации: Гөлнара Шәрәфетдинова