15 сентября 2015
Интеллигентлы журналист-тикшерүче

"Журналист тикшерүе" жанрында иҗат итүче журналистлар күп. Аларның эше нидән гыйбарәт? Журналист-тикшерүче четерекле бер проблемага алынып (еш кына ул проблема җәмгыятьтән сер буларак саклана), ике каршы якның да фикерен тыңлап, объектив нәтиҗә чыгара. Эш катлаулы, һәр адым уйлап эшләнергә тиеш. Еш кына мондый жанрда иҗат итүче журналистларны каты характерлы, башкаларның хисләрен санга сукмаучы һәм һәрвакыт тәнкыйть, мөнәсәбәтләрне аңлату булган җирдә кайнаучы дип күзаллый идем. Дөреслектә, аларның исеме һәрчак кычкырыш-талаш белән бер яссылыкта куела бит, репутацияләре дә шул җәһәттән туа. Ләкин мондый күзаллавымны бер журналист тамырдан үзгәртте. Журналист-тикшерүчеләр арасында үз исеме өчен түгел, ә халык мәнфәгатьләре өчен эшләүчеләр дә бар икән! Рәсимә апа Муллаян кызының «Журналист тикшерүе» курсында әлеге жанрда иҗат итүчеләрне өйрәнүне дәвам итеп, без Илфат абый Фәйзрахманов белән таныштык. Чын мәгънәсендә интеллигент: очрашуның башыннан ахырына кадәр аягүрә (!) әңгәмә алып барды, бер такыр да телефон шалтыравына бүленмәде, аның аша үз профессиональ эшләрен студентлар алдында кычкырып, масаеп хәл итмәде. Илфат абый күпкырлы шәхес: ул элек телевизион тапшырулар алып баручысы («Атна», «Әйбәт-гайбәт», «Ислах»), мөхәррир (2003нче елдан «Безнең гәҗит» исемле шәхси газета чыгаручы), журналист, үз редакциясе юристы һәм кайгыртучан гаилә башлыгы. «Алма пеш, авызга төш» дип түгел, ә һәр өлкәдә «Мин үзем эшлим!» дип торучы ул. Үзенең уңышлары, нәтиҗәле эшләре, һәркайда аны танулары, аңа игътибар итүләре белән бүлешсә дә, журналист-тикшерүче буларак үзеннән шүрләп торуларын хәбәр итсә дә, Илфат абыйның сөйләмендә «мин-минлек» бөтенләй тоелмады. Әллә бу аның яхшы актерлык осталыгы, әллә дөрестән дә чын күңелдән безнең белән бүлешүе?! Илфат абый Фәйзрахмановка мин, чын мәгънәсендә, сокланып утырдым. Татар телендә саф сөйләшүе, чын дикторларныкы кебек куелган дөрес тавышы, һәр сүзен үлчәп һәм уйлап кына әйтүе, объектив фикерләве – барысы да игътибарны җәлеп итте. Әлбәттә, аңа журналист-тикшерүче буларак янаучылар, аяк чалучылар бар. Бу, бигрәк тә, телевидениедә эшләгән чагында еш булган. Ләкин һәр журналистка да «үзе гаепле» дип әйткән кебек, Илфат абыйга андый мөһер куярга тел бармый. Чөнки аның һәр эше җәмгыять өчен файдалы фактлар һәм гаделлек белән тулы. Әмма Илфат абыйга гадел булмаган бер закон яный. Киләчәктә үз белеме буенча эшләмәгәннәрне хезмәт урыныннан алырга мөмкиннәр. Бу закон кабул ителсә, Илфат абый журналист һөнәреннән китәргә мәҗбүр булачак. Гаҗәп, бүгенге көнгәчә шушы өлкәдә кайнаган, татар телевидениесенә «тәнкыйть» дигән төшенчәне кертә алган шәхес мондый мөнәсәбәткә лекмы?! 

Источник информации: Диләрә Батршина