14 сентября 2015
Студент сүзлеге

Ишетәсеңме? Якын-тирәңдәгеләр әллә ниди сүзләр белән сөйләшә?! Борчылма: бик тиздән син дә ул телне аңлый башларсың! Чөнки син хәзер СТУДЕНТ! Шуңа күрә синең игътибарыңа «Студент сүзлеге» тәкъдим итәбез. Бәлки әле югары курс студентларына да ярдәме тиеп куяр.

Alma Mater ( лат. «туенды­ ручы, игелекле ана» дигәнне аңлата) – рухи яктан тукланды­ ручы (уку йортларының борын­ гы, формаль булмаган исеме).

Автомат – ул төрле булырга мөмкин. Яхшы укыганнарга имтиханны автомат рәвештә генә куялар, шулай ук аны кир­ за итек һәм каска белән бергә алырга да мөмкин.

Академка (академ ял) – университетта тагын бер ел артыграк уку мөмкинлеге.

Аспирант – югары белеме булган (еш кына андыйларны «ботаннар» дип йөртәләр), аспирантурада фән белән шөгыльләнүче кеше. Баш­лаган эшен ахырына кадәр җиткергән бу төркем кешеләргә кандидат дигән гыйльми дәрәҗә бирелә.

Ашау – студентларның иң яраткан әйбере. Ул аларга һәрвакыт кирәк! Еш кына аны игелекле күршеләрдән дә алып була. Аеруча егетләр күрше кызларында ашарга ярата

Бакалавр – укыту програм­ масын үзләштереп бетергәч бирелә торган дәрәҗә яки квалификация. Бу дәрәҗәгә ия кешеләр магистратура яисә аспирантурага кереп, белем ташын кимерүне дәвам итә ала.

Бал – шулай ук бик төрле булырга мөмкин: чыгарылыш, Вена; бездә исә син берен­ че курслар балына да эләгә аласың. Тагын «проходной балл» да бар. Син аны инде кичердең, шуны гына истә кал­ дыр: бу сүздә ике «эль» языла. Мәктәптән аермалы буларак, вузда билгеләр урынына бал­ лар куела. Белгеч – уку йортын тәмамлап, таныклык алган кеше үзен шулай атый ала. Безнең илдә белгечләр 5 ел дәвамында әзерләнә. Билге – зачеткадагы ыргак­ лар. Аларның 4 төре була: отл. – укытучыны алдау; хор. – укытучыны алдарга теләү, ләкин... уд. – укытучы белән килешеп булды; неуд. – укытучы белән киле­ шеп булмады;

Бомба – экзамен сораулары­ на җавап әзерләү.Укытучың тотты исә, ул әкренәйтелгән тәэсирле бомбага әверелергә мөмкин.

Диплом – уку йортын тәмамлаганнан соң бирелә торган иң мөһим бүләк.

Дуб – беренче курс студенты.

Зачёт – сессиягә кертелер өчен, укыган фәннәр буенча «зачёт» алырга кирәк. Семестр ахырында «зачёт атнасы» була, нәкъ менә шунда «зачёт» алу мөмкинлеге туа да инде.

Зачётка – бу китапчыкка имтихан һәм зачёттан кала, укытучыларның автографла­ рын да җыярга кирәк булачак. Гәрчә син аларның фанатлары булмасаң да. Исеңдә калдыр: әлеге тылсымлы китапчыктан башка сиңа зачётка да, имти­ханга да юл ябык. 

Интернет – һәр студентка кирәк булган әйбер. Анда кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы ресурсларга юлыгып була. Мисал өчен, КФУ сайтына: http://kpfu.ru/

Конференция – акыллы булып кыланырга менә дигән чара, әле аның өчен «зачёт» та алу мөмкинлегең бар.

Койрык – һич кенә дә борынгы ата-бабаларыбыздан калган атавизм билгесе түгел, ул һәр гади студентта булырга мөмкин. Койрык – билгеле бер предметлар буенча җыелган әҗәтләр. Без бит homo sapiens вәкилләре, шуңа койрыкка үсәргә ирек бирмәгез!

Куратор – төркемнең «түрәләре» староста белән генә чикләнми, аңардан өстенрәк куратор вазифасын башкаручы бар. Кыскасы, ул «икенче әни».

Курсовик – йокысыз үткәргән төннәр нәтиҗәсе. Алардан соң син дәфтәреңдә кыек-мыек язылган язулар­ ны таный башлыйсың һәм шуның нәтиҗәсендә 20-30 бит тирәсендә текст барлыкка килә. Л

Лаба – лаборатор эш. Теория­ не гамәлдә куллану. Шулай ук нурланыш алу һәм 220 Вны та­тып карау өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Магистр – әгәр 6 ел уңышлы гына укып чыксаң, сиңа шундый академик дәрәҗә биреләчәк.

Магистратура – ба­калавриаттан соң килә торган белем баскычы. Күп кенә илләрдә магистр дипломы иң яхшылардан санала. Шуңа күрә, әлеге биеклеккә ирешү өчен, беренче баскычка ук ыша­ нычлы адымнар белән басарга кирәк.

Неуд. – иң начар билге. Әгәр сессия вакытында шундый ике билге алсаң, укудан вакытын­нан алда азат ителергә әзерлән.

Неявка – «неуд»ка караганда яхшырак. Академкага китү мөмкинлеге. Нәтиҗә – университетта укуга йомгак ясау.

Окно – буш пара. Окно вакытында син йоклап, лекция күчереп ала яисә саф һавада йөреп керә аласың. Кыскасы, бу вакытны күңелең теләгәнчә үткәрергә мөмкин.

Пара – студентның уку вакытын билгели торган берәмлек. Бу – 45 минутлык дәреснең икеләтелгән һәм 5 минутлык тәнәфесе булган формасы.

Пересдача – гадәттә, сессия вакытында һәм сессиядән соң була. Гомумән алганда, имти­ханны бирә алмаганнан соң, аны бары тик 2 тапкыр гына яңадан биреп карарга мөмкин. Ә менә өченчесе дәүләт комиссиясе катнашында уза һәм аның нәтиҗәсендә университеттан куылу куркынычы да юк түгел.

Препод – шул ук укытучы, әмма билгеләрне сирәгрәк куя.

Сессия – «Студент сессиядән сессиягә кадәр күңелле яши!» Ә сессия вакытында тагын да күңеллерәк тормыш башлана. Сессия тиз генә дә үтеп китәргә мөмкин. Бигрәк тә «автомат­лар» алсаң. Шул ук вакытта бу «күңелле» вакыт ай ярымга кадәр дә сузылырга мөмкин.

Староста – төркемнең әйдаманы. Ул студентлар өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган мәгълүматларга ия кеше. Шуңа аның белән ызгышмаска киңәш ителә.

Стипендия – сессиясен уңышлы һәм вакытында тап­ шырган бюджетта укучы сту­дент ай саен ала торган «хезмәт хакы». Студент – бүген син горур рәвештә йөртә торган исем! Алай гына да түгел, син КФУ студенты!!! Аны лаеклы рәвештә аклау өчен, шактый тырышырга туры киләчәк. Юкка гына «уку - энә белән кое казу» димәгәннәр. Энәң юан саплы, коең бик тирән булсын!

Студентлыкка багышлау – сентябрьдә була торган бәйрәм. Анда студентлыкка багышлау йоласы үткәрелә. Әмма исеңдә калдыр: беренче сессияң ябылгач кына син чын студент булачаксың!

Студент тормышы – тормышның иң гүзәл вакыты. Бу чорда белем алып чыгарга да җөрьәт итәргә, ял итәргә дә, чын дуслар табарга һәм яхшы гына элемтәләр дә булдырырга кирәк.

Төркем – мәктәптә сыйныф дип аталып йөри торган әйбер университетта төркем дип атала.

Тулай торак – тудентларның икенче йорты. Биредә син яңа дуслар, лекцияләр, хәтта кай­ чакта ашау да таба алачаксың.

Халява – экзамен алды төнендә студентлар тулай тора­ гы яныннан үткәндә, тәрәзәдән зачетка тоткан кулның сузылуын күрсәң һәм «Халява, кил!» дигән ялварулар ишетсәң, гаҗәпләнмә! Шул рәвешле студентлар имтихан уңышлы булсын дип тели.

Чыгарылыш – университетта укуны тәмамлау.

Шпора – лотерея билеты. Аның ярдәмендә син укуыңны дәвам итә алу бәхетенә ирешә аласың, әмма шул ук шпора аркасында университтеттан «очып чыгу» куркынычы да юк түгел.

Экзамен – ике бик акыллы кешенең үзара сөйләшүе. Әмма әгәр аларның берсе бик үк акыллы булмаса, икенчесенең зачеттан колак кагуы бик ихтимал.

Источник информации: «Darelfөnүn» газетасы