09 сентября 2015
КФУ үсеш кичерә

2014-2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, КФУ Владимир Потанин фондында 16 нчы урын яулады. Бу узган елгы нәтиҗәләргә караганда 20 баскычка югарырак.

Мондый уңыш сере - КФУда белем алучы сәләтле студентларга һәм кызыклы, үзенчәлекле, ә иң мөһиме актуаль проектларда. Рейтингтагы урын фонд уздырган бәйгедә катнашучылар саны, катнашучыларның уртача баллы, фонд тәкъдим иткән грантларга тапшырылган гаризалар күләме һәм фондның мәктәпләрендә катнашу исәбенә формалаша. 

В.Потанин Хәйрия фондының генераль директоры Оксана Орачева, КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашу барышында, КФУ студентларының бик актив булуларын һәм фонд бәйгеләрендә катнашучыларының зур өлешен алып торуларын билгеләп үтте.

КФУ яуланган уңышларда тукталып калмый, гел алга баруын дәвам итә. 4нче сентябрь көнне А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа лабораториясе ачылу - моңа дәлил.

Источник информации: КФУның матбугат хезмәте.