08 сентября 2015
Фотобәйге: Россия халыкларының милли бәйрәмнәре

17-25 нче август көннәрендә бөтен Россия күләмендә «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» дип атала торган фотобәйге үз эшен башлап җибәрде. Фотобәйге «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. 

Бәйгенең төп максаты әдәп-әхлак кагыйдәләрен үстерү, милли кыйммәтләрне, туган ягыбызга хас булган гореф-гадәтләрне кайтару, шулай ук Россия халыкларының мәдәниятен үстерүгә өлеш кертә торган, рухи кыйммәте зур булган фотоэшләрне сайлап алу.

Фотобәйгедә 18 яшен тутырган һәркем катнаша ала. Гаризалар 2015 нче елның 17 нче сентябренә кадәр  konkurs@tatmedia.com кабул ителә. Фотоларыгызны бәйгегә җибәргәндә, «Национальные праздники народов России» дип тамгаларга онытмагыз.

Тулырак мәгълүматны http://tatmedia.tatarstan.ru/ сайтыннан таба аласыз.

Источник информации: Абдрахманова Айгөл