08 сентября 2015
Рөстәм Миңнеханов: Без бердәм һәм көчле булырга тиеш

Әлеге очрашу 13нче сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Президентын сайлау уңаеннан оештырылды.

«Якынлашып килә торган сайлаулар ул — җәмгыятьнең республикабызны үстерү өчен сайланган юлга карата ышаныч референдумы, — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. — Сайлау нәтиҗәләре буенча без киләчәктә ничек эшләргә тиешлегебезне билгеләячәкбез. Төп максат — тотрыклылык булдыру. Хәзер җиңел вакыт  түгел, мондый ситауциядә без бердәм һәм көчле булырга тиеш. Халык безгә ышанганда гына, без көчле була алабыз».

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Республикабызның ирешкән уңышлары турында сөйләде, «Стратегии-2030» кысаларында башкарылырга тиешле эшләрне, ирешелергә тиешле максатларны билгеләде һәм Казанның нинди роль уйнавын искәртеп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның соңгы елларда ни дәрәҗәдә алга китүен һәм бүгенге көндә Россиядә иң алдынгы регионнарның берсе булуын ассызыклады. Республикага Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018нче елда булачак футбол буенча дөнья чемпионаты, эшче профессияләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты кебек дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздыруны ышанып тапшыралар.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабызның гореф-гадәтләрен заманча инновацион юллар ярдәмендә саклау һәм үстерүгә игътибар юнәлтергә кирәклеген искәртте.

Очрашу барышында Казан шәһәре меры Илсур Метшин башкалабызны үстерүнең 5 еллык планын тәкъдир итте.

Чарага йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов 2020нче елга Казанны яшәү шартлары буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре итү идеясен яклап чыкты.

Источник информации: Абдрахманова А.