07 сентября 2015
"Халыклар күп — ил бер! Миллилек бизи!" бәйгесе

Яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык берлеге идеясен популярлаштыру максатыннан Удмурт Республикасы Милли сәясәт министрлыгы «Халыклар күп — ил бер! Миллилек бизи!» регионара социаль реклама бәйгесен уздыра. Әлеге бәйге «Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль программасы кысаларында уздырыла.

Оештыручылар әлеге бәйге ярдәмендә яшьләр арасында халыклар дуслыгы идеясен популярлаштыру, яшьләрдә милли гореф-гадәтләргә карата ихтирам, хөрмәт уяту, экстремистик хәрәкәтләр белән көрәшү мөмкин булыр дип өметләнә.

Бәйгедә Идел буе федераль округында яшәүче һәркем (аерым шәхес, коллектив, юридик шәхес) катнаша ала.
«Халыклар күп — ил бер! Миллилек бизи!» бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

1) «Социаль реклама: видеоролик»
2) «Социаль реклама, постер (плакат)»

«Социаль реклама: видеоролик» номинациясендә катнаша торган эшләр avi, mpeg4 форматында булырга, 3 минуттан артмаска һәм 2015нче елның 1нче июленнән дә иртәрәк ясалмаган булырга тиеш.

«Социаль реклама, постер (плакат)» номинациясенә җибәрелгән эшләр TIFF (CS5 версиясе), JPG, GIF форматында, масштаб буенча 1:1 булырга тиеш.
Эшләрне 2015нче елның 30нчы октябренә кадәр Удмуртия Республикасы: 426063, Ижау (Ижевск) шәһәре, Орджоникидзе урамы, 33а адресы буенча яки электрон вариантта ek-minnac@gmail.com электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Нәтиҗәләр 2015нче елның 19нчы ноябрендә ясалачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә.