04 сентября 2015
"Татарстан белән горурланам – сайлауга барам"

Татарстанлылар «Татарстан белән горурланам – сайлауга барам» акциясендә бик теләп катнашалар.


Республикабызда «Президент белән бергә» хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Татарстан белән горурланам – сайлауга барам» марафоны актив рәвештә эшләп килә. Марафонның төп максаты — Татарстанлыларның игътибарын якынлашып килә торган Бердәм тавыш бирү көненә юнәлтү. Искәртеп үтәбез: 2015 нче елның 13нче сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле депутатларнын сайлау булачак.

«Кадр резервы» һәм «ТРның Иҗади яшьләр академиясе» активистлары 2 сентябрь көнне Казанда марафон кысаларында махсус акция уздырдылар. Алар Бауман урамына республикабыз картасы төшерелгән һәм якынлашып килә торган сайлау көне турында мәгълүмат язылган баннер урнаштырдылар. Урамнан узган кешеләргә әлеге баннер янында фотога төшәргә һәм фотоны социаль челтәрләргә #яидунавыборы хештегы белән кертергә тәкъдим ителде. Акциядә катнашкан һәркемгә үзенчәлекле беләзекләр бүләк ителде.
Казанлыларга һәм башкалабыз кунакларына 13нче сентябрьдә булачак сайлау символы төшерелгән магнит, наклейка һәм буклетлар таратылды.
«Президент белән бергә» хәрәкәте активисты, «ТРның Иҗади яшьләр академиясе» җитәкчесе, КФУ студенты Валентин Шихобалов 13нче сентябрьдә булачак сайлау һәм бүгенге көндә башкарыла торган эшләр турында үз фикерен белдерде: «Без кешеләр белән шактый кызыклы рәвештә аралашабыз. Аларга Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне һәм аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйлибез. Шулай итеп, без 13 нче сентябрь көнне сайлауга килергә кирәклеген искәртергә тырышабыз».