03 сентября 2015
"Берләр"дә – иҗат көне!

Бүген, 3 сентябрьдә, кафедрабыз укытучылары 1нче курс студентлары белән очрашты. Кафедраның мөдире профессор Васил Заһит улы Гарифуллин чыгыш ясап, шәкертләребезгә укыту юнәлеше, аның үзенчәлекләре турында тормыштан фактлар китереп һәм үзенең шәхси мисалларына таянып мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйләде. Шулай ук мөдиребез үз хезмәттәшләре Ислам Әхмәтҗанов, Минназыйм Сәфәров, Илһам Фәттахов, Рәсимә Галиева, Ләйлә Сабирова, Резеда Зәйни, Айсылу Галиәхмәтова белән дә студентларны таныштырды. Укытучылар студентларга куелган укыту таләпләрен искә төшерделәр һәм кирәкле киңәшләрен бирделәр. Остазыбыз профессор Илдар Мәлик улы Низамов яшь каләмдәшләренә үз хәер-фатихасын әйтте. 

Источник информации: Илһам Фәттахов