03 сентября 2015
Универсиада Авылында "Белем көне"н билгеләп үттеләр.

2 сентябрь көнне Универсиада Авылында «Белем көне»нә багышланган зур чара узды. Яңа уку елының башлануын символлаштырган әлеге күркәм бәйрәм Авыл тарихында быел алтынчы тапкыр оештырылды.

 

Яңгырлы һава торышы булуына карамастан, чара, бирегә җыелган меңләгән беренче курс студетларында оптимизм рухы уятты. Хәзер инде «КФУ студенты» исемен алган «беренче»ләр өчен бу көнне КФУның иң әйбәт иҗат коллективлары чыгыш ясады. Җыр-бию белән үрелеп барган концерт программасыннан тыш, бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да чыгыш ясады. Студентларга изге теләкләрен университетның укыту эшчәнлеге буенча проректоры Д.Таюрский, социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры А.Межведилов, Универсиада Авылы мэры Ф.Абдулганиев, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең административ эшчәнлек буенча проректоры И.Файзуллиннар җиткерде. Кунакларның барысы да «беренче»ләргә иң мөһиме төпле белем алырга өндәделәр. Килешмичә булмый: уку йортыбызда моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Моннан тыш, КФУ студентларына спорт, иҗат һәм башка өлкәләрдә актив эшчәнлек алып бару өчен барлык ишекләр дә ачык. Җиң сызганып эшкә керешәсе генә калды!

Источник информации: Илмир Вәлиев