04 сентября 2015
"Тормыш үзе өйрәтә ул!"

КФУ (ул заманда КДУ) студенты Зөлфирә Сәгъдиева - Швециядә Стокгольм университеты мөгаллимәсе!

 

Әтнә районы Күлле-Киме авылы кызы мәктәпне яхшы билгеләргә генә, үрнәк укучы буларак тәмамлый. Югары белемне Казан дәүләт университетында физика факультетының астрономия бүлегендә ала. Аннары Казанда 5 ел инженер-математик булып эшли. Үзлегеннән төрек телен өйрәнә, инглиз телен камилләштерә. Төрек, татар, рус, инглиз теләрендә яхшы сөйләшкәнлектән, Төркия төзелеш фирмасында алыштыргысыз тәрҗемәчегә әверелә. Шулай ук ул төрек яшьләренең «Азатлык» берлеге активисты була. Озакламый швед егете белән танышып, язмыш аның тормышын Швеция белән бәйли.

Беренче көннәрдә Швециядә инглиз телендә аралашкан Зөлфирә апа 3 ел эчендә швед телен дә өйрәнә. Җәмгыять белемен яңадан шведча укый, компьютер курсларына йөри. Тынгысыз Зөлфирә апа болар белән генә чикләнми. Стокгольм шәһәрендәге педагогика институтына укырга керә. Биредә, физика белеменнән тыш, ике ел ярым педагогик комплекслы белем ала. Соңыннан 3 еллык гимназиядә шведча астрономия, математика һәм физика укыта. Шуны да әйтергә кирәк: Швециядә мондый гимназияләр – безнең илдәге техникум дәрәҗәсендәге уку йортлары. Мәктәп белеме алганнан соң, гимназиядә укымыйча, югары уку йортына кереп булмый икән.

2010 елдан Зөлфирә апа Стокгольм университеты каршындагы курсларда математика фәнен укыта башлый. Бүгенге көндә дә шунда эшли. «Курсларга гимназиядә белем алмаганнар килә һәм югары уку йортына керү өчен баллар туплый. Биредә укыту җиңел түгел, чөнки 1 еллык материалны 10 атна эчендә тулаем өйрәтеп бетерергә кирәк. 10 атна саен билге чыгарыла, имтиханнар алына. Сусамаган кешегә су эчертеп булмый. Ә миңа белемгә сусаган кешеләр килә. Аларны укыту бик рәхәт. Эшемне бик яратам, чөнки нәтиҗәсен күрәм», – ди ул.

Зөлфирә апаның шатлыгы, горурлыгы һәм иң кадерле кешесе – кызы Эмели. Халык телендә бала һәм әти-әни турында «Охшаса да охшар икән» дигән сүз яши. Эмели бар яктан да әнисенә охшаган, аның сәләтен тулысын- ча үзенә алган. Эмели да, әле 16 яшьтә генә булуына карамастан, 5 тел белә: шведча, инглизчә, русча, татарча, французча сөйләшә. Эмели музыка классларына йөри: скрипка, гитара, пианинода уйный, җырлый. Шулай ук балет классында шөгыльләнә. Киләчәктә үз тормышын музыка белән бәйләргә хыяллана. Швециядә яшәсәләр дә, Эмели үзен татар кызы дип саный. Татарстанга кайтырга ярата, мондагы кешеләрне күреп шатлана, биредә үзен яхшы хис итә. «Хәзер чит илдә дә яшәргә җиңел, чөнки компьютер, телефон бар, элемтә беркайчан да өзелми. Швециядә татарлар белән аралашабыз, җырлар тыңлыйбыз. Татар концертлары килсә, аларны калдырмыйбыз», – ди Зөлфирә апа.

Зөлфирә апа белән аралашу үзе бер рәхәт. Ул - яхшы, игътибарлы әңгәмәдәш, аның белән төрле темага сөйләшеп була. Шулай ук мин аның тагын бер сөйләшү үзенчәлеген игътибарга алдым: ул беркайчан да ике телне бутамый. Я саф татар татарча, я саф русча сөйләшә! Бу аның тәрбияле, белемле булуын һәм, иң мөһиме, татар телен яратуын, хөрмәт итүен күрсәтә.

Шул ук вакытта Зөлфирә апа - көчле рухлы кеше. Ул үз тормышында барлык авырлыкларны җиңә алган, теләкләренә, максатларына ирешкән. Ничек? Бу сорауга ул тыныч кына: «Тормыш барысына да үзе өйрәтә ул», – ди.

Источник информации: Диләрә Батршина, «Darelfөnүn» газетасы