31 августа 2015
XV гасыр бәйрәме

Ни өчен уку нәкъ менә 1 нче сентябрьдән башлана соң? Кызыклы сорау.

Бу традиция безгә XV гасырдан, Византиядән үк килгән. Византия дин белгечеләре Аллаһы Тәгалә дөньяны нәкъ менә 1 нче сентябрь көнне яраткан дип санаганнар. Ул вакытка инде кыр эшләре дә тәмамланган һәм, җәй беткәч, авыл балаларын шәһәргә укырга җибәрергә дә мөмкинлекләр күбрәк булган.

1 нче сентябрь рәсми рәвештә бәйрәм статусын 1984 елда СССРның Югары советы тарафыннан ала. Россия белән беррәттән, Чехия, Украина, Белорусия һәм Балтыйк буе илләрендә 1 нче сентябрь яңа уку елы булып санала.

Ә менә Германиядә уку елының төгәл графигы юк: анда уку йортлары август-сентябрь дәвамында эшли башлый.

Испаниядә дә билгеле бер дата юк. Анда бу процесс уңышның кайчан җыелып бетүенә бәйле рәвештә башкарыла. Шулай да, ул 1 нче октябрьгә кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.

Дания балалары август уртасыннан укый башласалар, Англия, Канада һәм АКШта укучылар мәктәп бусагасын сентябрьнең икенче сишәмбесендә атлап керә. Япониялеләр исә уку елы башлануны бик ук кызык һәм күңелле дип исәплиләр, шуңа күрә алар 1 нче апрель көнне укый башлыйлар. 

Источник информации: "Darelfөnүn" газетасы