02 сентября 2015
КФУ ректоры Илшат Гафуров нефть-газ химиясе форумының ачылыш тантанасында катнашты.

2 нче сентябрь көнне Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге нигезендә 22 нче мәртәбә Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшен башлады. Форум ачылуда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

Форумны ТРның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг», ААҖ «Татнефть», ААҖ «ТАИФ»,  ЯАҖ «Нефтеконсорциум» һәм Татарстанның Фәннәр академиясе оештырды.

«Бу форумны без инде 22 нче тапкыр традицион рәвештә үткәрәбез. Әйтергә кирәк: Татарстан һәм Башкортстан кебек республикалар өчен нефть-газ химиясе комплексы — икътисадның нигезе ул. Биредә тәкъдим ителгән барлык яңа технологияләр, гомумән фикер алышулар илебезнең нефть-газ химиясе сәнәгате өчен бик мөһим», — дип, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов республикадан 35-40 оешма катнашуын искәртте. «Татарстан һәм Башкортстан — РФда бер нефть-газ химиясе комплексының аерылмас өлешләре. Киләчәктә исә без тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган өлкәләрдә элемтәләрне яхшыртачакбыз һәм хәзерге көндә даими рәвештә үсә барган мөнәсәбәтләрне ныгытачакбыз,» ­— диде ул.

Форумда барлыгы 200дән артык оешма һәм ширкәтләр катнаша. Шуларның 130дан артыгы — РФ регионнарыннан, 50дән артыгы — ТРдан, ә 16 ширкәт дөньядагы 9 илнең вәкиле булып килгәннәр (Кытай, Дания, АКШ, Польша, Чехия, Германия, Австрия, Беларусь, Индия).

Форум кысаларында махсуслаштырылган 3 тематик күргәзмә, 6 фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Булачак чаралар арасында «Нефть, газ. Нефть химиясе-2015» дип аталган халыкара күргәзмә, «Традицион булмаган углеводородларның чыга торган урыннарны ачыклау һәм аларны эшкәртү үзенчәлекләре», «Нефть-газ химиясе комплексының перспективалы юнәлешләре» исемле халыкара конференцияләр дә бар.

Шунысын әйтеп китү зарур: КФУ өчен нефть-газ химиясе — өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 4 нче сентябрьдә А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа лаборатория корпусы ачылуы моңа дәлил булып тора.

Источник информации: Анна Кирпичникова, КФУның матбугат хезмәте. (Руфинә Габрахманова тәрҗе