02 сентября 2015
КФУ һәм Хальдор Топсе "тандемы"

КФУ һәм Хальдор Топсе компаниясе җитәкчеләре арасында очрашу булып узды. 

30 нчы август көнне Катализ буенча XII Европа конгресының ачылу тантанасы вакытында КФУ һәм Халдор Топсе арасында уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куелган иде инде. Ике як та Татарстанның химия һәм нефтехимия өлкәсе өчен белгечләр әзерләү һәм фәнни-тикшеренү, сәнәгать проектлары буенча эшчәнлек алып барырга сүз куештылар. 
Килешү нигезендә, полимер компонентларын җитештерү өчен гаять мөһим булган дегидрирование католизаторы ясау мөмкин булачак. Бөтен эшләр дә профессор Александр Ламберов җитәкчелегендә башкарылачак.
31 нче август көнне исә Хальдор Топсе компаниясе вәкилләренә А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты лабораторияләре, шулай ук 4 нче сентябрьдә ачылырга тиешле яңа лаборатория тәкъдим ителде.