01 сентября 2015
КФУ ректоры Илшат Гафуров: "Сез - Россиянең киләчәге".

Кадерле беренче курс студентлары! Сезне яңа уку елы башлану белән котлыйм!

Сезнең тормышыгызда яңа һәм бик мөһим чор башланды. Имтиханнарны һәм сынауларны узып, сез илдә иң яхшы вузларның берсе саналган университет студенты булдыгыз. Укытучы-мөгаллимнәр һәм КФУ хезмәткәрләре исеменнән сезне шушы вакыйга белән тәбрик итәм.
КФУда белем алу - авыр хезмәт, ләкин сезнең яныгызда югары квалификацияле укытучылар, фән докторлары һәм профессорлар һәрвакыт булачак. Биредә сез Россия һәм чит ил фән мәктәпләренең нәтиҗәләре белән таныша алачаксыз. КФУда алган белем һәм күнекмәләр киләчәктә югары сыйфатлы белгеч булырга ярдәм итәчәк.
Барысы да сездән тора! Хезмәт сөючән булыгыз, күп белергә омтылыгыз, тормыш тәҗрибәсен отып калырга тырышыгыз. Онытмагыз: хезмәт сөйгән кеше генә уңышка ирешә!
Казан университеты - фән һәм белем бирү өлкәсендә 210 еллык тарихы булган югары уку йорты. Без барыбыз да университетыбыз белән горурланабыз, аның исеме һәм репутациясен кадерлибез. КФУда белем алып чыккан меңләгән егет-кызлар илебезнең төрле җирләрендә эшлиләр һәм университетка рәхмәтләрен белдерәләр.
Студент тормышы уку һәм фән генә түгел. Ул төрле мәдәни чараларга, спорт ярышларына һәм төрле кызыклы акцияләргә бай. 
Сез - Россиянең киләчәге. Алдагы көнегездә фәнни һәм иҗади җиңүләр генә юлдаш булсын! Тормышыгызда очраган авырлыклар сезне туктатмасын, тагын да көчлерәк итсен!
Сез - Россиянең иң яхшы вузларының берсе булган КФУ студенты. Моның белән һәрчак горурланыгыз!
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Илшат Гафуров, КФУ ректоры