01 сентября 2015
КФУда "Белем көне" ничек уза?

Кадерле беренче  курс студенты!

 

1 нче сентябрь синең хәтереңдә иң якты бәйрәмнәрнең берсе булып истә калырга тиеш. Моның өчен позитив фикер йөртергә, яңалыкларга һәрвакыт ачык булырга һәм төркемдәшләрең белән яхшылап танышырга кирәк булыр.
Ә КФУ хезмәткәрләре аны тагын да яктырак итү өчен зур көч куя – онытма шуны!

Бу көнне син Вузара «Белем көне»ндә катнаша аласың. Ул 15.00 сәгатьтә KAZAN ARENA алдындагы мәйданда булачак. Сер итеп кенә әйтәбез: сине Татарстан Республикасының президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе котлый анда!

Казан югары уку йортлары шулай бәйрәм итсә, Яр Чаллыда исә «Белем көне» бәйрәме Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 16.00 сәгатьтә башлана.

Интерактив мәйданчыклар, фотозоналар исә бер сәгатькә иртәрәк – 15.00дә эшен башлап җибәрер дип көтелә.

КФУның Алабуга институтында «Белем көне» 9.00 сәгатьтә бәйрәм ителә. 

Яңа уку елын ачып җибәрә торган бәйрәм КФУ лицейларында да гөрләп узачак: Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда – сәг. 9.00дә, IT-лицейда – сәг. 10.00дә