31 августа 2015
"Эшлә һәм сәяхәт ит!"

Җәй исе килә башладымы, сессияләрен япкан студентлар аны ничек үткәрү турында уйлана башлый. Кемдер ял итә, кемдер эшкә урнаша. Сәяхәт һәм акча эшләүне дә берләштереп була бит. Мәсәлән, 2014 нче елның 25 нче май – 15 нче сентябрь аралыгында Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының 4 нче курс студенты Айрат Мотыйгуллин Америка Кушма Штатларында булып кайтты һәм безнең белән сәяхәте турындагы фикерләрен уртаклашты.

Сәяхәтнең башы

«Work&Travel» программасы буенча Америкага сәяхәт АКШ илчелеге тарафыннан рөхсәт ителгән виза алудан башланды.  Виза алу мәсьәләсе – үзе дулкынландыргыч мизгел: Мәскәүгә барулар, илчелектә, каушый-каушый, әңгәмә үтүләр, дисеңме…

Китүгә бер атна кала, мин барысын да энәсенә, җебенә кадәр тикшереп, планлаштырып куйдым. Болай эшләү вакыт һәм финанс ягын шактый җиңеләйтә.

Самолетка утырдым, җирдән күтәрелдем. Шул вакыт күңелемне кызыклы хис биләп алды: үз-үзеңә ышанмыйча, артка юл юк икәнен аңлыйсың, ә алда ни буласын кем белгән?!

Нью-Йоркның Кеннеди аэропортына аяк басу белән икенче сулыш ачылгандай була. «Туган йортымнан меңләгән чакрымнар ераклыкта бит мин. Гомумән, башка континентта!» дип уйлап, кайчандыр хыялда гына йөрткән яки телевизор экраннары аша күргән күперләр, күккә ашкан биек биналар, данлыклы мәйданнар – барысы да синең ихтыярыңда икәнен күрәсең. Шуны аңлыйсың да, үзеңне шулкадәр бәхетле һәм ирекле итеп тоясың. Миңа калса, һәр сәяхәтчедә шундый хисләр уянадыр.

Кешеләрнең була төрлесе

Нью-Йорк шәһәре кешеләренең гадилегенә таң калырлык: ярдәмгә атлыгып торалар, елмаюларын бер дә кызганмыйлар. Беренче көннәрдә шәһәр метросын аңлый алмыйм интектем. Билгеле бер җиргә барып җитәр өчен, кайсы җирдән, нинди электропоездга утырырга белми аптырап йөргәндә, әлбәттә, кешеләргә мөрәҗәгать иттем. «Бу станциягә ничек барып җитәсе?», «Кирәкле юнәлештә китәр өчен, кайда басарга кирәк?» кебек сорауларыма җавап бирүдән тыш, кайберләре, хәтта үз поездларыннан төшеп калып, озатып та йөрделәр. Һәрвакыт ниндидер кызыклы вакыйга сөйләп, киңәш биреп, бу кешеләр Америка кебек дәүләтнең чын яшәешенә кереп китәргә ярдәм иттеләр.

Мейн, каршы ал безне!

Нью-Йоркның серләрен өч көн дәвамында белергә тырыштык, тик инде Мейн штатына китәргә вакыт җиткәнен аңладык. Бу – АКШның төньяк-көнчыгышындагы штат. Биредә без 3 ай буе эшләргә тиеш. Ресторан менеджерлары бик кунакчыл каршы алды, яшәү урыннары эзләүдә ярдәм иттеләр. Бу эштә безнең белән бергә, Филиппин утравы, Ямайка, Сербия, Болгария, Казакъстан студентлары да эшләде. Яңа күнекмә, сәләтләргә дә баедык: төрле сендвич, пицца, кайнар ашлар, салатлар ясарга өйрәндек. Мин үземә өстәмә эш тә таптым – кунакханәгә эшкә урнаштым. Шулай итеп, иртәнге 9.00дан төнге 01.00гә кадәр эшләп, атнага бер көн генә ял итеп, Америка буенча булачак сәяхәтемнең финанс ягын кайгырттым.

Таныш булмаган Америка

Сентябрь башында сәяхәткә кузгалдым. Чит континентның табигатен дә күзәтү өчен, штат белән штат арасын иң арзан транспорт – автобус белән гиздем. Автобуста сәяхәт итү һәр юлчыны ниндидер аңлатып булмаслык тәэсирләр белән баета. Нью-Йорк, Бостон, Портленд, Чикаго, Вашингтон, Атланта, Орландо, Майями, Яңа Орлеан, Хьюстон, Сан-Антонио, Даллас, Лос-Анджелес, Лас-Вегас һәм Сан-Франциско кебек эре шәһәрләрдә булган көннәремне, анда танышкан яңа кешеләрне һәр көн диярлек хәтеремдә яңартам.


Әлеге дәүләттә дөньяны башкача кабул итәсең. Үзеңне үзенчәлекле тоясың, чөнки син турист кына. Америкада булганда, минем күңелдә өч төрле хис өстенлек итте: азатлык, җаваплылык һәм туган якны сагыну. Бу сәяхәттән соң бөтен кешеләргә дә күбрәк сәяхәтләргә чыгу кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки чит җирләрдә булу дөньяга карашны киңәйтә, тормышны онытылмас, якты хисләр белән баета.

Источник информации: Айрат Мотыйгуллин, газета "Darelfөnyn"