28 августа 2015
"ФАНФАРЫ КАЗАНИ" КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ЯҢГЫРАЯЧАК

29-30 нчы август көннәрендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда Россиякүләм IV «Фанфары Казани» тынлы оркестр фестивале узачак.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Түбән Новгород, Ростова-на-Дону, Новосибирск, Чебоксар, Богородск, Казан шәһәренең иң атаклы тынлы оркестр коллективлары чыгыш ясаячак. Татарстан Республикасының үзәгендә Идел буе, Төньяк-Кавказ, Себер федераль округының хәрби штаб оркестрлары үзләренең осталыкларын күрсәтер дип көтелә. Югарыда аталган оркестрлар белән беррәттән, Казан югары хәрби команда училищесы оркестры да фестивальдә катнашачак.
Кунаклар өчен әзерләнгән сюрпризларның берсе - «Фантазия» джаз-оркестры чыгышы.
Чара 29 август көнне 13:00да башлана һәм 30 нчы август көнне 10.00да тәмамланыр дип көтелә.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова