27 августа 2015
Беренче татар ректоры – кем ул?

Гыймаз Баһаветдин улы Баһаветдинов Казан дәүләт университеты тарихына беренче татар ректоры буларак кереп калган.


Ул 1897 елның 27 нче декабрендә Бондюг посёлогында (хәзерге Менделеев шәһәре) эшче гаиләсендә туа. 12 яшеннән әтисе эшләгән химия заводында 1917 елга кадәр эшли. Бу дәвердә Гыймазга эшче, хисапчы, химия товарлары җитештерү буенча мастер вазифаларын башкарырга туры килә.

1917 елгы революциядән соң, ул партиягә керә һәм заводта һөнәри эшчәнлеген дәвам итә: Бондюг заводы яшьләр союзын оештыра, «Мөселман яшьләре тавышы» газетасы редколлегиясендә әгъза булып тора. 1918 елда Гыймаз Баһаветдиновны Вятка шәһәренең эшче кооперативлар һәм фабрика-заводлар комитетына делегат итеп сайлыйлар. Биредә ул Вятка губернасының сәнәгать бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Шул ук елны, авыру сәбәпле, Гыймаз кире Бондюгка кайтып китә. 1918 елда ул Алабуга шәһәре янындагы сугышларда катнаша, Көнчыгыш фронтының 2 нче армия штабы сәяси бүлеге сәркатибе ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1918-20 елларда исә, Казан шәһәре башкарма комитеты әгъзасы һәм юстиция бүлеге мөдире, кассацион трибунал рәисе булып тора. 1921-22 елларда ТАССРның юстиция халык комиссары, 1923-25тә прокурор вазифаларын башкара. 

1923 елда Гыймаз Баһаветдинов Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. 1926-28 ееларда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе урынбасары һәм секретаре, 1928-30 елларда – ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары, эчке эшләр халык комиссары. Нинди генә хезмәт урынында көч куймасын, кайсы гына вазифаны башкармасын, Гыймаз Баһаветдинов һәрвакыт аңа гына хас иҗади күтәренкелек, дәрт белән эшли. 1929 елдан ул – Казан дәүләт университетында фәнни хезмәткәр. Кечкенәдән, химия заводы лабораториясендә инженер-химикларга химикатлар биреп торганда ук, Гыймаз белемгә омтылыш белән янып яши. Ниһаять, максатына ирешә. 1930 елда ул КДУны тәмамлый һәм химик дипломы ала. Шул ук елның февралендә университетның физика-математика факультеты деканы урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елның 7 мартында Гыймаз Баһаветдинов Казан университеты ректоры урынбасары була, соңрак ректор хезмәтенә күчерелә. Ректор вазифасын ул 1930–1931 елларда башкара. Шул рәвешле әлеге шәхес университытыбыз елъязмасына беренче татар ректоры булып кереп кала. 30 елларда ул матбугатта актив басыла.

Ни кызганыч, Сталинның 1937-38 елгы репрессия дулкыны Гыймаз Баһаветдиновны да читләтеп узмый: 1938 елның маенда ул атып үтерелә һәм 1957 елда гына аклана. Университетның беренче татар ректоры Казанда Бауман урамы, 45 йорт адресы буенча яшәгән.

Источник информации: Газета "Darelfѳnyn"