26 августа 2015
Миллилек брендка әйләнерме?

Заманча киенергә яратучылар Dolce & Gabbana, Prada брендлары белән мавыккан бер дәвердә халыкның ерак гасырлардан ук килгән тормыш итү үзенчәлеген, милли рухны саклап калу кыен сыман тоела. Сүзем күңел халәте турында түгел, тышкы кыяфәт турында. Хәзерге кием индустриясенә яңалык алып килү, гадәттә, күз алдына да китерә алмаслык образлар тәкъдим итүгә кайтып кала. Еш кына, моданың ни халәттә булуын күзәтәсе килеп, интернет сәхифәләрен актарабыз. Һәм... шаккатабыз. Нигә дисезме? Сере гади: мода дөньясында исемнәре үк бренд кебек яңгыраган модельерларның кием коллекцияләре көнкүреш өчен бөтенләй яраксыз булып күренә. Чынлап та, моннан асылынган, тегеннән ертылган күлмәк-чалбарларны кайда гына киеп була икән?! Әйләнә-тирәгездә татар бизәкләре төшерелгән киемле яшьләрне күрсәгез, аптырамагыз: милли мода бүген чын мәгънәсендә яңарыш кичерә. Татар нәкыше кабат көнкүрешкә кайта! Шунысы куандыра: дәүләт заказы нигезендә башкарылган эш түгел бу. Әлеге шаукымның башында, беренче чиратта, тынгы белмәс яшьләр тора. Егет-кызларның милли тамырларга тартылуы аларның шәхси мавыгулары белән аңлатыла. Берәүләр үз гардеробында татар орнаментлары белән  бизәлгән киемнәрне күрергә теләсә, икенчеләре – әлеге продукцияне уйлап табып, милли мода турындагы хыялын гамәлгә ашырырга омтыла. Интернеттагы «vkontakte.ru» сайты кысаларында гына тәкъдим ителүдән башланып киткән татар киеме проектлары, аларның дизайнерлары хәзерге көндә зур тизлек белән популярлык казана. Мондый кискен алгарышның төп сәбәбе татар яшьләренең миллилеккә сусавында. Син дә шундый «сусаган» егет-кызларның берсе икәнсең, алдагы мәгълүматлар синең өчен.
«МISA»
Татар дигән милләтебез бар икәнен белдерә торган заманча милли кием булдыру проектлары рәтендә «МISA» коллекциясе күренекле урын алып тора. Аның башында – КФУда белем алган дизайнер кыз Миләүшә Мусина. Үзен һәрвакыт авыл баласы дип танытучы бу кыз бүгенге көндә татар милли киемнәре тегә, калфак-түбәтәйләр чигә, заказлар кабул итеп, аларны сатуга чыгара. «Милли кием – халкыбыз рухын саклаган мирас», – ди ул. Миләүшә бүгенге көндә милли мотивлар белән бизәлгән күлмәкләр тегү белән дә шөгыльләнә, үз ательесын ачуга ирешкән. «MISA» коллекцияләре белән vk.com/atelier_misa адресы буенча урнашкан сәхифәдә таныша аласыз.

«Мирасыбызны саклап»
Матурлык ул – иң беренче чиратта, җитди тырышлык нәтиҗәсе. Аңа ирешү өчен, еллар, гасырлар кирәк. Кичә матур булган әйбер бүген инде гадәти бер күренеш булып кала һәм икенче бер яңа эталон белән алышына. Ә элеккегене, «иске»не, яңартып,  популярлаштырып, бүгенге трендка әйләндереп буламы? Була икән! Үз эшчәнлеген 2013 нче елдан башлаган «Мирасы­бызны саклап» проектының миссиясе – татар нәкыш сәнгатенең, бизәк-орнаментларының инде онытыла башлаган матурлыгын кире кайтару. Проектка нигез салучы – дизайнер, рәссам Ренат Сәфәров. Ул халкыбызның борынгы бизәк төшерү сәнгатенә яңа заман сулышы өреп, аны яңача аңлатуга ирешкән. Декоратив сәнгать элекке заманда бизәнү әйберләрендә, милли киемдә, сөлге, тукыма чигүдә чагылган булса, хәзер ул Iphone өчен тыш­лык, зәвыклы бизәк төшерелгән футболка-майка, блокнот, котлау открыткалары буларак кулланылышка кереп бара. Шулай ук бу проект катнашучылары тәкъдим иткән продукция арасында балалар өчен рәсем буяу китаплары, картиналар да табарга була. «МС» продуктлары кызыксындырса, renatsafarov.ru һәм vk.com/tat_design интернет адреслары буенча кереп, алар турында мәгълүмат табарсыз.

«Милли кием» 
«Үзен бөек милләт әһеле дип хис итүчеләр өчен заманча, уңайлы кием» тәкъдим иткән тагын бер проект әле күптән түгел генә кием индустриясенә килеп керде. «Милли кием» проектының җитәкчесе Илшат Хәйретдинов татар бизәгенең эстетик зәвыгын көндәлек тормышка кайтаруны максат итеп куя, өс киеменә ул рухи мирасны чагылдыручы матди мәдәният атрибуты итеп карый. Ул ир-егет һәм хатын-кызлар өчен, көндәлек кием буларак, татар футболкалары тәкъдим итә. Уңайлы, сыйфатлы, заманча футболкаларга заказны «Вконтакте» социаль челтәрендәге vk.com/millikiem адресы буенча теркәлгән берләшмә аша бирергә мөмкин.
«Татарча CASUAL» 
«Татарча CASUAL» проекты да милли мода өлкәсендә беренче адымнарын кыю ясый. 2013 нче елда идея буларак кына яшәгән уйлар, хыяллар бер ел эчендә Айгөл Сөнгатуллина һәм Мира Рәхмәт тарафыннан тормышка ашырыла. Беренче коллекция «Бөтендөнья татар яшьләре форумы»нда тәкъдим ителә. Танылу шул чордан башлана. Кызлар, татар бизәге традицияләрен дөнья модасы белән бәйләп, свитшот, күлмәк, итәк, пәлтә, сумка, аяк киемнәре иҗат итәләр. Татар дөньясында милли модага бәйле шаукымны нәкъ шушы коллекция тудыра. Берәү аларны зәвыклы, матур, заманча дип тапса, икенчеләре татар киеме мондый була алмый, дигән тәнкыйть белән чыга. Ләкин «Татарча CASUAL» проекты бер урында гына тормый. Анда катнашучылар һаман эзләнүдә. Яңадан-яңа, матурдан-матур киемнәр тәкъдим итеп, алар татар яшьләрен, аеруча кызларны, бик сөендерәләр. Соңгы көннәрдә генә бу проект эчендә тагын бер яңалык туды: ул – балалар өчен «Олы ефәк юлы» дип исемләнгән татарча җәйге киемнәр коллекциясе. Бу һәм башка коллекцияләрне интернетта vk.com/tatarchacasual һәм tatarchacasual.com сайтларында табарга мөмкин.

 

Источник информации: Руфинә Габдрахманова