25 августа 2015
Төрек теле өчен Төркиягә баручылар кайтты

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә укучы бер төркем студент, Төркиянең Юнус Әмре институты оештырган жәйге курсларны тамамлап, шат күңелләр белән Казанга әйләнеп кайтты.

Студентлар Юнус Әмре институты тарафыннан төрек телен өйрәнү максатыннан оештырылган Yaz okulu 2015 җәйге мәктәп дәресләрендә быел беренче тапкыр катнаштылар. Төрек телен өйрәнү буенча үткәрелгән җәйге мәктәпкә дөньяның 60 лап иленнән 500 укучыкилгән иде. Җәйге мәктәпнең шигаре “Төрек теле өчен Төркиягә” дип атала.

Бурса, Айдын, Коджаэли, Невшехир, Зонгулдак кебек Төркия төбәкләрендә төрек телен өйрәнгәндә, укучылар милли ризыклар белән сыйланды, илнең табигый гүзәллекләре белән хозурланды, туризм hәм спорт чараларында катнашты, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән очрашты, милли hөнәри кул осталарының эшләрен карадылар. Алар өчен бер ай сизелми дә үтеп китте; бер яктан туган якка сагыну хисе артты, икенче яктан яңа дуслардан аерылганда күбесе күз яшьләрен тота алмады.

Курслар беткәч, укучыларга сертификатлар тапшырылды, җәйге мәктәп 22 август көнне Истанбулда Төрек теле бәйрәме белән тамамланды.

Сентябрь аенда Төркия консуллык бинасында укучыларның җәйге хатирәләренә бәйле фоторәсемнәрдән күргәзмә оештырылачак.

2009 елда Төркия хөкүмәте тарафыннан Әнкарада оештырылган Юнус Әмре институтының 40 тан артык илдә үзәкләре эшләп килә. Әлеге үзәкләрдә төрек телен hәм мәдәниятен өйрәтү эшчәнлеге алып барыла. Шуларның берсе Казан университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты бинасында урнашкан.