24 августа 2015
Белми калмагыз!

25 нче август көнне Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе узачак. Моннан 71 ел элек, Өченче рейх суды карары буенча, Плетцензее төрмәсендә 11 татар кешесеннән торган төркем үлем җәзасына тартыла. Доктор Иоган Тухель әйтүенчә, берьюлы 11 кешене хөкем итү Плетцензее төрмәсе өчен дә гадәттән тыш хәл була.
Оештыручылар батырларыбызны искә алу көнендә оештыручылар «Идел-Урал» легионы тормышы турында төшерелгә документаль фильм карарга тәкъдим итәләр. Режиссер Денис Красильников тарафыннан төшерелгән «Война непрощенных» фильмы күпләрнең күңеленә хуш киләчәк. Чарага килгән һәркем тарих фәннәре докторы И.А.Гыйләҗев белән очрашып сөйләшә алачак. И.А.Гыйләҗев, 1995 нче елдан башлап, «Идел-Урал» легионы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, чарада 825 нче батальон тормышын өйрәнгән тарих фәннәре докторы Р.Б.Гайнетдинов, Г.Камал исемендәге Татар академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә катнашачак.

Чара Муса Җәлилнең музей-фатирында, 18 сәгатьтә башлана.
М.Җәлилнең Музей-фатиры: 238-50-48

 

 

Источник информации: Айгөл Абдрахманова