24 августа 2015
ИТИС уңышлары белән куандыра

2015 нче елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, КФУның ИТИС Югары мәктәбе «прикладная информатика» юнәлешендә белем бирә торган IТ югары уку йортлары арасында беренчелекне яулады. Мондый уңыш, абитуриентларның «прикладная информатика» юнәлешендә укыйсы килү теләгеннән тыш, кабул итү кампаниясе эшчәнлеген камилләштерү белән дә бәйле.
КФУның ИТИС Югары мәктәбенә гариза биргән абитуриентларның бер фәннән БДИ баллары уртача 86,34 кә тигез. Бу, 2014 нче ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2,64 баллга күбрәк. Чагыштыру өчен: КФУның калган институтларына керү өчен кирәк булган уртача балл 76,22, Мәскәү шәһәренең экономика мәктәбендә — 85,7.
ИТИС Югары мәктәбе — КФУның иң зур кызыксыну уяткан алдынгы инновацион факультеты.

 

Источник информации: Айгөл Абдрахманова