18 августа 2015
Айзат Шәймәрданов: "Журналистларга бунтарьлык җитми"

Журналистика – иҗади һөнәр. Әлеге бүлеккә укырга керүчеләр юкка гына иҗади конкурс аша узмый. Айзат Шәймәрданов – шундый  үзенчәлекле иҗади кешеләрнең берсе. Ул – газетада да, телевидениедә дә эшләүче кыю, үткен журналист,  гаделлек эзләүче, кыерсытылганнарны яклаучы, ярдәмгә килергә әзер торучы шәхес. Шуның белән беррәттән ул әле КФУның өченче  курс аспиранты да. 
Айзат, ни өчен тормышыңны журналистика белән бәйләргә булдың? 

- Бу минем табигатемә хастыр. Күп нәрсәгә үз карашым, позициям бар. Мин, гадәттә, азчылык ягында. Чөнки күпчелек төрле пропагандистик каналлар сөйләгәнчә, алар кушканча гына уйлый. Ни кызганыч, халыкның үз фикере юк. Бер генә мисал. 1991 елда СССРны саклау буенча бөтенсоюз референдумында халык хуплап тавыш бирә. Әмма ел ахырында, зур дәүләт юкка чыккан вакытта, әлеге дә баягы бу халык СССРны яклап ни сүзен әйтмәде, ни урамга чыкмады. Иманым камил, әгәр иртәгә Советлар Союзына кайтырга телисезме, дип агитацияләсәләр, халык йөгереп барып тавыш бирәчәк. Шундый яссылыкта уйлау мине башкалардан аерып торадыр. Әмма кечкенәдән журналистикага кереп китәрмен дип уйламадым да. Мәктәптә укыганда, сыйныфтагы яхшы иншаларны укытучыбыз район газетасына бирә иде. Шулар аркасында бишенче алтынчы класста газета белән хезмәттәшлек башланды.
 - Журналистика бүлегендә укыганда, иң истә калган мизгелләр. 
- Алар бик күп. Безнең факультетның үз традицияләре бар бит. Ел саен беренче курс студентлары өчен «Багышлау» бәйрәме була. Ул табигать кочагында урманда үткәрелә. Безнең курс шул хәтле дус һәм шаян булды, без бу чарада укытучыларга пародия күрсәтә идек. Мин шәхсән Илһам Фәттахов һәм кайвакыт кафедра мөдире Васил Гарифуллин ролен уйный идем. Бәлки, арттырулар да булгандыр. Әмма бу безне якынайта, берләштерә иде. 
- Син журналистикага спорт темасы белән килеп кердең. 
 Элек спорт темасына гашыйк идем. Бу өлкәне һәрвакыт күзәтеп, өйрәнеп бардым, үзебезнең командалар өчен җан аттым. «Шәһри Казан»да, «Безнең гәҗит»тә эшләгәндә, спортка кагылышлы үз фикерләремне җиткерергә тырыштым. Хәзер бу тема белән гомумән кызыксынмыйм, күп вакытны ала торган өлкә дип саныйм, моңа сөенәм дә, чөнки мондый темаларны баш миен томалаучы нәрсәләр дип кабул итәм. 11нче сыйныфта дин, сәясәт белән кызыксынуым артты. Бүгенгә кадәр әлеге тема белән мавыгам. 
- Язмаларың өчен тәнкыйтьләгәннәре бармы?
 - Әллә ни юк. Судка бирәбез дип янаганнары гына бар, ләкин бу бит сыйфатсыз материал чык канын аңлатмый. Димәк, минем фикер белән кемдер килешми дигән сүз. «Безнең гәҗит»тә эшләгәндә, бер тапкыр судка бирделәр. Материалны мин журналист этикасына һәм хокукый нормаларга тугры калып эшләгән идем. Каршы як мине ялган сүз сөйләүдә гаепләде. Әмма судта без җиңеп чыктык.
 - Айзат, без сине хәзер телевизион журналист буларак беләбез. Бу өлкәгә ничек килеп эләктең? 
- Университетны тәмамлаган елны безнең курстан берничә кешене кастингта катнашырга җибәрделәр. Кызык өчен генә барып карарга булдым. Бер ай дан соң шалтыратып, кастингны үттең, дип хәбәр иттеләр. Шулай итеп, телевидение журналистика сын үзләштерә башладым.
 - Телевидениедә беренче сюжетыңны хәтерлисеңме? 
- Хәтерлим. Мине Питрәч Сабантуена җибәрделәр. Анда баргач, үземне журналистика дөньясында яңа кеше итеп хис ит тем. Моңа кадәр газетада эшләп, телевидение тормышын, эчке кухнясын бөтенләй белмәгәнемне аңладым. Ничек төшерергә? Ничек эшләргә? Шундый сораулар баштан чыкмады. Бер кинолык материал җыелды, ахырдан бер минутлыкка калдырып, кыскартып бетерделәр. Үземә беренче сюжет бер дә ошамады. Оештыру эшләре күп, техник яклары катлаулы иде. Әмма бу вакыт эше генә булды, тиз арада телевидениегә ияләндем.
 - Хәзер кайсы темаларга өстенлек бирәсең?
 - «Хәбәрләр»дә эшләп, төрле темаларны яктыртырга туры килсә дә, миңа сәясәт, тарихи тармакта эшләү күпкә кызыграк. Узган ел да, быел да сайлау темасыннан баш чыккан юк. Әмма соңгы елларда Татарстан президентының исемен саклау буенча сюжетлар эшләү – минем өчен иң кызыгы. Сәяси, юридик яктан бәя бирергә тырышам, халыкның фикерен дә яктыртам.
 - Алай булгач, синеңчә телевидение журналисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
 - Аннан вакыйганы ничек бар, шулай күрсәтү таләп ителә. Гади телдә һәм вакыйганың әһәмиятен җиткерә алсаң, син журналист. Моның өчен сизгер, оператив булу, темаңны белү кирәк. Журналист җилнең кайсы яктан искәнен аңларга тиеш. Сорауларны дөрес, кыска һәм аңлаешлы итеп бирү зур роль уйный. Танылган журналист Алексей Венедиктов әйткәнчә, журналист әңгәмәдәшенә гел оппонент булырга, каршылыкта торырга тиеш. Без, татар журналистларына, салкын карашлы булу, һәрнәрсәне үз исеме белән әйтү житми. Болай дисәк, начар булмасмы, тегеләй әйтсәм, ачуланмаслармы, дип уйлаучылар күп. Хәтта урлаган кешегә дә карак дип әйтергә куркалар. Бунтарьлык җитми. Шәхсән үзем кешеләрне кыздырып җибәрергә, эмоцияләрен тышка чыгарырга яратам.

 

Источник информации: Ләйсән Гыймалетдинова