17 августа 2015
КОРБАНОВ РАФИС ХАРИС УЛЫ

Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли.
Р.Корбан башлангыч мәктәптә укыганда, тугыз яшьләрендә чакта ук каләм тибрәтә башлый. Җиденче сыйныфта укыганда (1971 ел) «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында шагыйрь Мәхмүт Хөсәен фатихасы белән «Таң көтеп» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан соң «Яшь ленинчы»да, «Ялкын» журналында, Биектауда чыга торган район газетасында бер-бер артлы шигырьләре, хәбәрләре, рәсемнәре басыла башлый. Студент елларында, әдәби мохиттә кайнаучы яшь каләмдәшләре киңәше белән, ул тулы-сынча балалар өчен язуга күчә. Ниһаять, 1987 елда аның кече яшьтәге балалар яратып кабул иткән «Буран кайда йоклый?» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң ике елдан «Җиде төстә кунакта» исемле икенче китабы, аннан «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм Бавырсак» (1993) һәм башка шигъри җыентыклары нәшер ителә. «Капкорсак» китабы өчен автор 1993 елда Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. Ул - шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе дә (2003).
Рафис Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары репертуарын баету юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) исемле пьесаларын сәхнәләштерде, «Керпе малае дуслар эзли» дигән пьесасы 1995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куелды, Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001) исемле пьесалары уңыш казанды. Язучының сәхнә әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Куркуын җиңгән Куян» исеме белән чыккан җыентыгында урын алган.
Р.Корбан лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак та билгеле («Уян, татар!» — 1999; «Яра» — 2004). Аның күп кенә лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Рафис Корбан — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Источник информации: каф.татарской журналистики