14 августа 2015
Тел белү мөһим!

      Казаныбыз соңгы арада бик күп кунаклар, туристлар кабул итә. Моны шәһәребезнең үзәгендә ачык күзәтеп була. Шул исәптән, чит илдән генә түгел, Рәсәебезнең башка төбәкләреннән дә татар милләте белән танышу өчен сәфәргә чыгалар. 
Миңа да үземне шәһәр гиды итеп хис итәргә туры килде. Мәскәүдән Казанга сәфәр белән беренче тапкыр килгән дусларымны  гүзәл Казаныбыз буенча йөрттем. Шәһәребез бик матурланды, шуңа күрә күрсәтер җирләр дә шактый күп. Шәһәребезне, мәдәниятебезне, урамнарыбызны, мәчетләребезне бик ошаттылар. Аларга, башка милләт кешеләре буларак, татар милләте белән танышу тагын да кызыграк иде. Иске татар Татар бистәсен дә күрсәттем, Сөмбикә манарасы, Кол Шәриф мәчете тарихларын да сөйләдем, тик милләтебезнең асылын сизеп бетермәделәр, дип күңелем борчылды. Чөнки бу бистәләр, урамнар буенча татарча сөйләшүчеләр җитми иде. Моны алар үзләре дә сизеп алып: «Татар кешеләре кайда соң? Авылларда гынамы әллә?» - дигән сорау бирделәр. Ә баксаң, авылларда да хәзер русча шома сөйләшә башладылар. Моның уңай ягы да бар, әлбәттә, тик телебезне саклап калу өчен һәрберебезгә аның әһәмиятен аңлау җитеп бетми, дип уйлыйм.
      Бу мәсьәләгә кагылышлы гыйбрәтле һәм кызык хәл турында сөйләделәр  Төмәннән килгән татар кызлары. Арчадан «попутка» белән кайтканда, кыяфәте белән чын урыс кешесенә охшаган, ир-ат утырткан аларны. Төмән кызлары юл буе татарча сөйләшеп барганга, шул ир-ат аларга: «Сез Төмән татарлары мени?» дип татарча сорау биргән. Кызлар, гаҗәпләнеп аның нинди милләт кешесе булуы белән кызыксынганнар. Урыс икәнлеген белгәч гаҗәпләнүләре, әлбәттә, тагын да арткан. Каян белә ул татар телен? Ә җавабы шундый гади һәм дөрес: «Татарстанда яшәүче һәр кеше татарча белергә тиеш дип саныйм». Татарлар үзләре шулай уйлыймы соң? Кызганыч, тик  сорауга җавап Казан урамнарында татар сөйләме сирәк яңгыравыннан аңлашыла ...

 

Источник информации: Илсөяр Габитова