12 августа 2015
Авылдан "авылга" кил!

Академик Парин урамында урнашкан «авыл» бер дә гади түгел. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышлары һәм 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI FINA Дөнья чемпионаты чорында биредә төрле илләрдән танылган спортчылар һәм тренерлар яшәде. Ә ел әйләнәсендә ул – студентлар өчен барлык мөмкинлекләре булдырылган тулай торак.


Заманча «авыл»ның гомуми яшәү мәйданы – 274000 м2 (һәр кешегә 25 м2 туры килә). Йортларның эче бик матур, якты, кондиционерлар бар, җиhазлар яңа, пластик тәрәзәләр тавыш үткәрми, лифт эшли. Бүлмәләрдә 2-3 кеше яши. Һәркайсында душ бар. Аш бүлмәсе 3-4 бүлмәгә берәү туры килә. Интернетка керү өчен мөмкинлекләр каралган. Куркынычсызлык өчен дә борчылыр урын юк: коридорлар видеокамера белән тәэмин ителгән. Тулай торак билгеле бер вакытта бикләнә. 11 дән 6 га кадәр шаулап йөрергә ярамый! Бассейнга, тренажёр залларына йөрергә, кыш көне тимераякта шуар- га (ишегалдында), ә җәй көне велоси- педта, роликларда йөрергә (кулланып торырга бирәләр), теннис, футбол уйнарга була. Һәр бәйрәм саен, төрле кичәләр, психолог, мәртәбәле кунаклар белән очрашулар, дискотекалар үткәрелә.


Супермаркет

Студентларга көнкүреш кирәк- яраклары, азык-төлек товарлары сатып алу өчен, әллә кая барып йөрисе юк. Универсиада авылы территориясендә ачылган супермаркетта бөтен әйбер бар! Бәяләре дә кыйммәт түгел. Ә элмә такталарда товар исемнәре өч телдә: рус, татар һәм инглиз телләрендә язылган.


Медицина үзәге

Хәзер студентларга, сәламәт- лекләрен тикшертү өчен, ерак барасы юк. Универсиада авылында Медицина үзәге ачылды. Экспертлар аның эшчәнлеген чит илләрнекеннән дә югарырак бәяли. Регистрация ике инфомат белән җиһазландырылган: алар ярдәмендә, табибка күренү өчен, электрон чиратка язылырга, белгечләр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Үзәктә тикшеренү узар өчен, төрле методлар кулланыла. Заманча җиһазландырылган эндоскопия, флюорография, терапия, УЗИ, рентген, хирургия һәм травматология кабинетлары бар. Шулай ук көндезге стацио- нар, физиотерапия, нурлы диагностика бүлекләре эшли. Һәркайсының эш графигы пациент таләпләрен исәпкә алып төзелгән.


Матурлык салоны

Казан федераль университеты студентлары һәрьяктан камил булырга тиеш. Матурлык һәм пөхтәлек ягыннан бигрәк тә. Ә Универсиада авылында яшәүчеләр хәзер үз матурлык салонына йөри. Вуз җитәкчелеге алар өчен Яңа елга зур бүләк ясады. Матурлык салонында чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтелә. Заллар, традицион рәвештә, икегә бүленгән: егетләр һәм кызлар өчен. Һәркайсында икешәр урын бар. Салонда шулай ук массаж кабинеты бар, косметологик хезмәтләр күрсәтелә, тырнак сервисы һәм солярий эшли.


Даруханә

Универсиада авылында 24 сәгать буе эшли торган даруханә бар. Биредә чит илдә һәм Татарстанда җитештерелгән даруларны алырга мөмкин.


Автомәктәп

КФУ студентлары «В» категорияле машина йөртү таныклыгы да алып чыга ала, чөнки «авыл»да автомәктәп ачылды. Машина йөртергө өйрәнү өчен, мәктәптә ватан һәм чит ил автомобильләре булган автопарк бар.

Источник информации: Газета "Darelfѳnyn"