02 июля 2015
"Проекттан кәнфит ясадык"

Татарстанның 30 студенты Чехиягә сәяхәт кылган, Германиянең Берлин шәһәрендә республикабыз флагын күтәргән. Алар арасында Казан федераль университеты студентлары да бар. Әлеге вакыйганың сәбәбе сезгә дә кызыклыдыр! Барлык сорауларга Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Айсылу Мөбәракшина җавап бирде.

- Айсылу, Чехиягә сезне нинди җилләр ташлады?

- Бу сәяхәтебез Сәләт Прага мәктәбе кысаларында үтте. Без, сайлап алу турын үткән 30 студент, үз проектларыбызны яхшырту максаты белән Прагага очтык. Сүз уңаеннан, Сәләт Прага мәктәбе (Selet Prague School) – ул укыту программасы. Биредә 20 дән 35 яшькә кадәрге нинди дә булса проект идеясен тудыручы яки чынга ашырырга мөмкинлекләре булган инновацион проект җитәкчеләре катнаша ала. Бу эшнең нәтиҗәсе булып, киләчәктә иҗтимагый җаваплы бизнес төзү тора.

2014 нче елда кертелгән үзгәрешләрдән соң, быел, 2015 елда, Сәләт Прага мәктәбе җиденче тапкыр үткәрелде. Бу программада катнашкан 30 студентны Татарстан Республикасы өчен яхшы кадрлар булыр дип әзерлиләр. Башкача әйткәндә, Сәләт Прага мәктәбе – нинди дә булса проект белән янучылар өчен идеаль даирә. Ул үз проектыңны төзү, тормышка ашыру, профессионаллар тарафыннан фикерләр ишетү, соңыннан ул проектны куллануга чыгару өчен менә дигән киңлек.

- Сәләт Прага мәктәбенә эләгү өчен нинди юллар үтәргә кирәк?

- Иң беренче чиратта, үз проектың кирәк. Ул төрле өлкәдә була ала: фән, аш-су, технология һәм башкалар. Быел, мисалга, кафе оештыру, телефоннарга кушымта язу, фәнни үзәк һәм хәтта татарча квест проектын төзүчеләр булды. Әгәр дә сине сайлап алсалар, әңгәмә туры үтәсең. Ул өч өлештән тора: беренчесе – татар телендә, икенчесе – инглиз телендә аралашу, өченчесе – жюрига үз проектыңны рус телендә тәкъдим итү. Быел 100дән артык гариза кабул ителде, әңгәмә турына 90 кеше килде. Шулар арасыннан бары тик 30 студент кына Чехиядә уку бәхетенә иреште. Сәләт Прага мәктәбе программасы ел саен уздырыла, әмма биредә бер тапкыр гына катнашырга мөмкин.

- Үз проектың белән таныштыр әле: ул нидән гыйбарәт иде?

- Минем проект – ул сәләтле балалар өчен белем бирү үзәге. Хәзер фән белән кызыксынган, укырга теләге булган балаларга, миңа калса, мәктәптә генә биргән белем җитми. Аларны аерым бер үзәккә туплап, өстәмә белем бирергә кирәк. Мин әлеге белемне балаларга кызыклы итеп җиткерүче даирә барлыкка китерү проектын төзедем.

- Чехиядә үткән ике атнада сез нәрсә белән шөгыльләндегез?

- Без Прагадан 40 чакрымда урнашкан Созава шәһәрчегендә пансионатта яшәдек. Укулар биредә дә, Чехиянең башка шәһәрләрендә дә үтте. Иң мөһиме – үз проектыбыз өстендә эшләдек: аның аспектларын, картасын төзедек, нечкәлекләрен барладык. Ягъни проекттан кәнфит ясадык. Күбесенчә көнгә ике тапкыр укыдык: спикерлар биремнәр бирде, без я үзебез, я команда белән аларны бергәләп башкардык.

- Кызыклы сәяхәт, очрашулар да аз булмагандыр?

- Чехия иленең Прага, Брно, Германиянең Берлин шәһәрләрен күрдек. Иң истәлекле вакыйга 9 май көнне булды: без Берлин шәһәрендә рейхстагка кердек (анда гади көнне дә керүе авыр икән), солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдык. Биредә безне диварларда солдатлар калдырган язулар тетрәндерде. Алар арасында татар исемнәре дә бар иде.

Очрашулар кызыклы һәм файдалы булды: бизнес-инкубаторда проектлар белән эшләүче яшьләр, Россиянең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле Сергей Ступарь һәм Татарстанның Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле Зөфәр Абделгалиев, Unifer компаниясе җитәкчесе Станислав Галик, MAKRO нәшрияты, Азатлык радиосы җитәкчесе Али Гыйльми, Чехиядәге милләттәшләр һәм башкалар белән аралаштык.

Дәресләргә килгәндә, ике укытучыны аерып әйтәсем килә. Сәләттә уку-укыту үзәге җитәкчесе Анна Фельдман безгә үз-үзебезне аңларга ярдәм итте, ә чит ил укытучыларыннан креативлык һәм инновация өлкәсендә халыкара эксперт, Track2 тренинг компаниясе җитәкчесе Трейси Фаррелл креативлыкка өйрәтте.

- Прага нәрсә белән исеңдә калды?

- Прага борынгы шәһәр булуы белән игътибарны җәлеп итте, кабатланмас матур биналары белән сокландырды. Гид әйтүенчә, шәһәргә сугыш килеп җитмәгән. Шуңа күрә барлык иске биналар сакланып калган. Биредә хайваннарга карата мәрхәмәтлелек өстенлек итә: шәһәр сулыкларында аккошлар, үрдәкләр йөзә, офисларында эт ята. Шуңа да карамастан, Прага бик чиста шәһәр! Тирә-якта яшеллек, чәчәкләр... Чехия һәр төрле халык өчен яраклашкан ил: яшелчә белән генә тукланучылар өчен кафелар бар, бәяләр арзан, акча алыштыру пунктлары күп.

- Чехиядә булган берәр кызыклы вакыйга турында әйтеп кит әле.

- Кызыклы вакыйгалардан шул истә калган: безгә моңа кадәр бер тапкыр да башкармаган эшне эшләргә куштылар. Бу, үз чиратында, синнән нинди дә булса кыюлык таләп итәргә тиеш иде. Кемдер яңгырлы көнне салкын суга сикерде, ә без, кызлар, балконга чыгып, Чехияне яңгыратып, татарча җырладык.

- Сәләт Прага мәктәбе эше шуның белән тәмаммы?

- Әлбәттә, юк. Тиздән Сәләт йортында проектларны яклау көтелә. Бу – Сәләт Прага мәктәбе программасының нәтиҗәсе булачак. Биредә инвесторлар синең проектыңны сайлап алырга мөмкиннәр. Ә бу – үз проектыңны чынга ашыру финансланачак, дигән сүз. Әлбәттә, акчаны, булдыра алсаң, үзең дә таба аласың, чикләр юк. Мисалга, узган ел бер кыз үз тырышлыгы белән телләр мәктәбе ачты.

Шуны әйтәсем килә, хәзер мөмкинлекләр бик күп. Аларны кулдан ычкындырмаска гына, файдаланып калырга кирәк. 

- Бу сәяхәт сиңа нәрсә бирде?

- Чехиядә булып кайтуыма мин бик шат. Мондый мәктәпне Татарстанда гына да үткәрергә мөмкин. Әмма Прагада оештыру күпкә кулай. Әгәр шулай булмаса, беренчедән, без халыкара укытучылар белән таныша алмас идек. Икенчедән, синең бөтен эшең, укуың Казанда гына кала, башка проблемалар  белән танышмыйсың, үзең өчен генә укыйсың, проект өстендә генә эшлисең. Прагада без белем алып кына калмадык, ә рухи яктан үзгәреп, илһамланып та кайттык.

Источник информации: Диләрә Батршина