02 июля 2015
"Амина плачет, что үкер"

Таныгансыздырмы, юкмы, бу – һәр татар баласы яттан белгән Әминә турындагы шигырьнең беренче юлы. Варварлыкта гаепләргә ашыкмагыз, безнең сүзләр түгел бу, «Яндекс. Переводчик» сервисында яңа гына дөнья күргән татар теленә онлайн тәрҗемә итү хезмәте кулланучыларны шундый «иҗат җимешләре» белән шаккаттыра.

2 нче июньдә милләте, теле язмышына битараф булмаган татарлар, телне өйрәнүгә күңел куйган кешеләр өчен мөһим вакыйга булды: Яндексның «Тәрҗемәче» сервисы исемлегенә татар теле дә өстәлде. Хәзер теләгән һәр кеше үз язмаларын дөньяның 47 теленнән татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итә ала. Тик бу хезмәтнең  нәтиҗәләре дөреслеге һәм төгәллеге белән әлегә сезне куандырудан бигрәк көлдерер генә, чөнки яңа гына татарча өйрәнгән система кайвакыт тузга язмаган тәрҗемә вариантлары тәкъдим итә.

Июнь ае башында Данил Сәфәров Facebook социаль челтәрендә, Яндекс тәрҗемә иткән сүзләрне китереп, хәбәр куйган иде. Ул чакта «дәфтәр» – «книга», ә «сабырлык» «терпения» иде. Әйтергә кирәк: хәзер инде мондый «төгәлсезлекләр» төзәтелгән. Һәр сүз башка телдәге үз эквивалентын тапкан. Хәтта инглиз теленә дә тәрҗемә дөрес: дәфтәр – notebook, сабырлык – patience.

«Яндекс.Тәрҗемәче» татар телен өйрәнә

«Тәрҗемәче» хезмәткәрләренең блогындагы аңлатмалардан күренгәнчә, проблема барлыгы инкяр ителми. «Татар теленең морфологиясе бик катлаулы, шуңа күрә ул – автоматик тәрҗемә өчен иң авыр телләренең берсе», – дип искәртә алар. Шулай ук интернет киңлекләрендә татар текстларының бик аз булуы да ассызыклана. Автоматик тәрҗемәнең статистика принцибын кулланып эшләвен исәпкә алсак, бу кимчелекне иң хәлиткечләреннән берсе дип атарга мөмкин. Чөнки Яндексның автоматик тәрҗемәчесе, бер үк төрле текстларны төрле телләрдә чагыштырып, сүзләрнең иң еш кулланылган вариантын тәкъдим итә. Интернет киңлекләрендә татар текстларының аз булуы тәрҗемә сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый дигән сүз.

Әлбәттә, Яндекс бу эшне гади статистикага нигезләнеп кенә башкармый. Татар теленә тәрҗемә эшен Татарстан Җөмһүриятенең Фәннәр академиясе галимнәре контрольдә тота. Димәк, киләчәктә, бу системаның татар теленә кагылышлы өлешендә проблемалар тулысынча бетмәсә дә, сизелерлек дәрәҗәдә кимер, дигән фаразга урын бар.

Татар теле интернет теле булырмы?

Яндекс сервисы тәкъдим иткән статистикага караганда, интернет сәхифәләренә татарча-русча тәрҗемәне эзләп керүчеләр саны аена 50-60 меңнән артып китә. Билгеле, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Татарстанда яшәүчеләрдән килә. Шулай ук Ульяновск, Башкортстан һәм Кырым кешеләре дә татар теле белән кызыксына икән. Татар милләте вәкилләренең гомуми саны 7 млн тирәсе булуын исәпкә алсак, сыйфатлы тәрҗемәчегә ихтыяҗ зур булачак.

Татар телен «кухня теле» дип лаф оручыларга саллы гына бер җавап булды бу. Чөнки безнең заманда, халык куллана торган тел интернетта юк икән, аның, чыннан да, киләчәге юк, дияргә була. Ә хәзер «боз кузгалды», бары тик бу мөһим проектның ярты юлда тукталып калуына гына юл куймаска кирәк. Ул, иң актуаль мәсьәләләрнең берсе буларак, һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мактапмы, хурлапмы, көлепме – ничек кенә булмасын, «Яндекс. Тәрҗемәче»нең татар телле хезмәте, аның проблемалары турында даими рәвештә искәртеп тору зарур.

Тәрҗемә итүдә беренче адымнар

Интернетның татар телен үз итәргә тырышу омтылышлары элек тә булган. Аерым кешеләр һәм актив төркемнәрнең татар теленә тәрҗемә проектлары тәкъдим итүләре киң җәмәгатьчелеккә күптәннән билгеле. Мисал өчен, Чаллы шәһәрендә яшәүче журналист Зөбәер Мифтахов Microsoft Word өчен эшләнгән «Татарча» исемле тәрҗемә программасын эшләгән. Бу программа, Яндекс һәм Google тәкъдим иткән аерым сүзләрнең генә түгел, ә тулы текстларның мәгънәви тәрҗемәсен дә башкарырга мөмкинлек бирә. Программа шактый күптән, 2008 елда ук төзелгән булуына карамастан, ул халык арасында киң кулланылыш тапмады. Сәбәбе проектны финанслау мәсьәләсендәдер, мөгаен.

Хәзерге көндә тагын бер милләттәшебез – Динар Корбанов та татар телен халыкара дәрәҗәгә күтәрү проблемасы белән мәшгуль. Ул «Tarjima» дип аталган инглиз-татар тәрҗемә программасын ясауга алынган, тик шулай ук бөтен эш акча ягына килеп төртелә. Динар хәбәр иткәнчә, ул гамәлгә ашырачак программаның эш алгоритмы Яндекс һәм Google тәрҗемәчеләреннән аерыла, шуңа күрә тәрҗемә продукты төгәлрәк, камилрәк булачак. Ләкин бу киләчәк кайчан җитәр, билгесез.

ТР Фәннәр академиясенең «Гамәли семиотика» фәнни-тикшеренү институты озак еллар инде компьютер, информацион технологияләр дөньясын татар теленә өйрәтү өстендә эшли. Киләчәккә юнәлгән планнар шактый җитди үсеш-үзгәреш китерер төсле: 2020 елга яхшы машина тәрҗемәсе өчен кирәкле 100 млн сүзформадан торган база тупланырга тиеш икән.

Галимнәр фикере

Фәнни-тикшеренү институты директоры, КФУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов: «Яндекс. Тәрҗемәче» турында билгеле бер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк. Бу – беренче адымнар гына. Эшлисе эшләр күп әле. Баланың урта белем алуы 11 елга исәпләнгән булса, Яндекс татарчага һәм татарчадан тәрҗемә итү курсының 1 нче сыйныфында гына».

Татарстанда дәүләт тарафыннан шактый зур күләмдә финанс ярдәме алып оештырылган проект та бар. Сүз дәүләт телләрен үстерү программасына нигезләнеп эшләнгән «Ашыгыч лингвистик ярдәм хезмәте», ягъни «Тылмач» проекты турында бара. Аңа 2014 елда нигез салынган, җитәкчесе – галим Ренат Латыпов. Проектның төп эшен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре башкара. Алар ярдәмендә татарча-русча һәм русча-татарча тәрҗемәләр ясарга була. Бу «ашыгыч ярдәмнән» файдалану өчен, турыдан-туры сайтка мөрәҗәгать итәргә, я электрон адреска хат язарга кирәк. Мөрәҗәгать итүче белән робот түгел, ә тере кешеләр – тел белгечләре аралаша. Димәк, бу хезмәт тәкъдим итә торган тәрҗемәләр, дөрестән дә, югары сыйфатлы, камил телдә булачак.

Татар телен чит тел буларак укытучылар, бераз булса да, иркен сулап куйды.

Рашат Якупов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

«Бу – татар теле өчен интернетта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Тәрҗемәнең сыйфаты яхшырса, аңа ихтыяҗ көннән-көн арта гына барачак. Телне өйрәнүчеләргә мондый оператив тәрҗемә сервислары бик кирәк.

Мисал өчен, инглиз телен өйрәнгәндә, без мондый төр машина тәрҗемәсеннән файдаланабыз. Аның дөресме, түгелме икәнен кайчак уйлап та тормыйбыз. Чынлыкта исә, ул тәрҗемә дә идеаль түгел, «чыктым аркылы күпер» формалары еш очрый. Ләкин ул нинди генә китек булмасын, җәмгыятьтә аңа ихтыяҗ бар. Халык сорый һәм җавабын да таба.»

Татарстан IT-өлкәнең алдынгы позицияләрендә бара. Әлеге лидерлык халкыбыз өчен әһәмиятле булган бу мәсьәләне чишүдә үз ролен уйнаячак әле. Һәм, кем белә, бүген татар телен өйрәнүдә «беренче сыйныфта гына укучы» «Яндекс.Тәрҗемәче» бу курсны бик тиз генә, экстерн рәвештә тәмамлый алыр.

Источник информации: Альбина Бәширова, Руфинә Габдрахманова