29 июня 2015
Төркия кунаклары

27 июнь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов Төркиядән килгән галимнәрне кабул итте. Кунаклар арасында Юныс Әмре институты директоры профессор Хәяти Дәвәли, Тел җәмгыяте җитәкчесе профессор Мостафа Качалин, Ататөрек җәмгыяте җитәкчесе профессор  Али Мертхан Дүндар , Юныс Әмре институты координаторы доцент Мустафа Балҗы, Юныс Әмре институтының Казандагы үзәге директоры Ихсан Демирбаш бар иде.

Кунаклар институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, Казан  Халыкара лингвистика үзәге белән таныштылар, “Ана теле” он-лайн мәктәбен карадылар.

Сөйләшү барышында институт өчен мөһим мәсьәләләргә дә игътибар ителде. Бигрәк тә, Каюм Насыйри институты эшчәнлеге турында, төрек телен өйрәнүче студентларның Төркиядә тел практикасын оештыру,  укытучыларга тел өйрәнү һәм өйрәтү буенча методик ярдәм күрсәтү, уртак фәнни конференцияләр үткәрү хакында сүз барды.