25 июня 2015
Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаев истәлегенә

...Казан федераль университетында журналистлар әзерли башлауга 50 ел тулган көннәрдә, ягъни 2012 елның 25 октябрендә без журналистика факультетын оештыруда, журналистлар армиясен укытып чыгаруда башлап йөргән, талантын һәм энергиясен кызганмаган, журналистика фәненә шактый өлеш керткән галимнәребезне, остазларыбызны зур хөрмәт белән искә алдык. Бик кызганыч ки, журналистика теориясе буенча докторлык диссертациясе яклар алдыннан гына, 40 яше туларга да өлгермәгән килеш фани дөньядан бакыйлыкка күчкән (урыны оҗмахта булсын!) хөрмәтле коллегабыз, каләмдәшебез, татар журналистикасы теориясенә һәм матбугат эшен яңача оештыруга нигез салган журналист-галим Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаев – шундый остазлардан иде.
Тәлгат Миңлебаев халыкның сәяси культурасын тәрбияләүдә, милли үзаңын үстерүдә матбугатка өмет белән караган, хәзерге матбугатның киләчәге турында күп уйлаган, журналистиканың иҗади ресурсларын тирәнтен өйрәнүгә зур тырышлык куйган.
Тәлгат Миңлебаевның хезмәттәше, фикердәше профессор Илдар Мәлик улы Низамов болай дип язды: “Бүгенге матбугатның үзенә чын хуҗа табуына ирешергә кирәк. Тар карашлы, тар кысалы орган, ведомство, хакимиятләргә бирмичә, аның даирәсен халыкныкы дәрәҗәсенә күтәрү юлларын, җаен табасы иде. Кемгәдер тәлинкә тотудан туктатып, халыкка гына хезмәт иттерү, аңарга гына хисап бирү тәртипләрен кертәсе иде. Бу юлда да безгә Миңлебаев фикер, нәтиҗәләре ярап куяр иде. Игътибар итик әле”.
Чыннан да, Тәлгат Миңлебаевның кызыклы фикерләре игътибарны җәлеп итә: “...Алда безне нинди үзгәрешләр көтә? Сизәбез: пресса-матбугат хәбәр кысаларын киңәйтеп, безнең аңда дөнья картасы чикләрен үзгәртеп кенә калмый, ә бәлки, эчке дөньябызга да үтеп керә, телибезме-юкмы, барыбер тәэсир итә, безне үзгәртә, иҗтимагый эшчәнлегебезгә үрнәк-өлгеләр бирә, яшәешебезгә карата фикер, мөнәсәбәтләребезне билгели. Матбугат бернәрсәгә карамыйча, бер каршылыкка да буйсынмыйча бөтен дөньяга, аның һәр күзәнәгенә тәэсир итә, үзгәртә...”  
“Сенсация чирләреннән арынып, халыкта эш-тормыш тойгысын сакларга тырышу... бүгенге төшенке, үзара ызгышып торган, эчкерлелек нормага әйләнгән һәм өметсезлек җәелә барган чорда бездә сафлыкка, чисталыкка әйдәүче фикерләр бик кирәк; халык фикерен сизгер өйрәнеп, аңа колак сала белик; мәкаләләрнең низагка илтми, җәнҗалга бутамый торганын, ә гаделлеккә, вөҗдан вә җан тынычлыгына, ил иминлегенә алып чыга торганын сайлый белергә...” (“Социалистик Татарстан” газетасы, 1990, 20 апр.)
Инде 1990 елда ук Казан университеты нәшриятендә басылып чыккан  “Преобразующая журналистика” исемле монографиясендә Тәлгат Миңлебаев менә мондый фәнни нәтиҗәләр ясаган: 
“– киләчәкне ачык күз алдына китерергә; теләсә нинди вакыйга, күренешнең үсеш тенденциясен алдан күрә белергә; җәмгыятьтә барган процессларның иҗтимагый тамырларын ачыклый барырга; 
– фикернең конструктив булуы; аның җимерүгә, бетерүгә түгел, ә бәлки, булдыру, торгызу, төзүгә китерергә сәләтле булуы; рухи, социаль эчтәлекле, кешегә, кешенең кадеренә бәйле проблемалар күтәрү, нәтиҗәсе халыкны борчыган ихтыяҗларны санау гына түгел, ә теләсә кайсы ведомствоны җавапка тарттыра алырлык эшлекле, тәэсирле булсын...”  
Хәзерге заман мәсьәләләрен иртәгә хәл итү хакында уйлану, проблемаларны чишәр өчен киң җәмәгатьчелекне уяту максатында шул мәсьәләләрнең мөһимлеген (актуальлеген) әдәби-публицистик чаралар ярдәмендә тасвирлап бирү публицистиканың әһәмиятле сыйфаты санала. Милли җанлы, татар рухлы, күңел кичерешләренә бай, тирән фәлсәфи фикерле чын публицист Тәлгат Миңлебаев – нәкъ менә шундый публицистик сәләткә ия булган шәхес ул.

 

Источник информации: Илһам Фаил улы Фәттахов