Рус блогосферасында бүгенгә 1 миллион 150 мең блог исәпләнә, әмма шуларның нибары 46 проценты гына даими яңартыла. MASMI Russia онлайн хезмәтенең берничә ел элек үткәргән сораштыруыннан күренгәчә, 18,5% укучы өчен блоглар сәяси, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә яңалык чыганагы булып тора. Икенче урында – блогларның мәгълүмати функциясе, ә кызыклы шәхесләр турындагы хикәятләр өченче урында.
Рус телле блогларның барлыкка килү тарихы «Тере Журнал» – LiveJournal.com блог сервисына бәйле. 1998 елда 18 яшьлек Америка студенты, программист Брэд Фицпатрик, интернетта көндәлек язулары алып бару өчен программа язган, аның нигезендә дусларына вебкушымта да ясап биргән. Әмма Фицпатрик LiveJournal шулкадәр уңыш казаныр дип башына да китермәгән. 2002 елда блог сервисы башка телләргә тәрҗемә ителеп, 2006 елның октябрендә рус телендә дә эшли башлаган.
«Яндекс» статистикасы буенча, рус
телле блоглар нигездә 14 блог-сервиста алып барыла, алар арасыннан «зур өчлек»не аерып чыгаралар (50 меңнән алып 350 меңгә кадәр көндәлек) Livejournal.com, Diary.ru һәм Blogs.mail.ru.
Болар тупламасында та-
тар телендәге берничә блогка гына тап булдык – rafis-kashapov.livejournal.com һәм 1000kvmm.livejournal.com, Diary.ru сайтында тагын икәү – nuria88.diary.ru, rafiskashapov.diary.ru, ә 2014 елның 3 мартында Blogs.mail.ru сайтының эшчәнлеге бөтенләй туктатылды.
Татар телендәге блоглар мөстәкыйль сайт рәвешендә дә очрый, әйтик, «Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты: педагогика, публицистика, иҗат». Шуның өстенә, Фәрит Вафинның аерым блогы да бар, ул анда видеолар элеп бара. Рөстәм Зарипов блогы, Булат Хаков сайты, Марат Кәбиров сайтында блог калыбын хәтерләткән «Куен дәфтәре» сәхифәсе бар, «Алма бөртеге язмалары», Сөмбел Гаффарова блогы, «Сөембикә» журналы сайтында редакция хезмәткәрләре һәм штаттан тыш хәбәрчеләрнең блоглары бар.
Татарча электрон көндәлекләрнең күбесе гомуми блог таләпләренә туры килә, әмма журналистика белән тиңләшердәйләре юк диярлек. Та-
тарча блог-
ларның барысында да комментарий-
лар калдыру мөмкинлеге бар. Сөмбел Гаффарованыкында һәр комментарий турында уң яктагы «Яңа фикерләр» баннерында хәбәр чыга.
Блогны, нигездә, һәвәскәрләр алып бара дигән фикер татар телендәге блогларда расланмый. Сөмбел Гаффарова – профессиональ журналист, Марат Кәбиров – язучы, Булат Хаков белән Мөнир Вафин –
республика басмаларының даими хәбәрчеләре.
Күңел ачу функциясе «Алма бөртеге» язмаларында күзәтелә. Беренчедән, блогның исеме шаян рухта. Икенчедән, язмалар көнкүреш темасына. Уң яктагы сәхифәләр исемлегендә «кәмит» дип аталганы бар. Язмаларның исемнәре дә юмор-сатирага тартым. Әйтик, «Свежий карчык», «Кем мескен дә, кем өстен?». Мемуарлар функциясе өлешчә Марат Кәбировның «Куен дәфтәре»ндә чагыла.
Рафис Кашапов ике ресурста да блог алып бара, әмма «Тере журнал»дагысына игътибарны күбрәк бирә. Ике телдә дә яза, рус телендәге хәбәрләре күбрәк. Гомумән, язмалары милли темага һәм ил-дөньядагы сәяси вәзгыятькә карый.
Татар телендәге блоглар төрле рәвештә һәм төрле кыяфәттә эшләп килә. Аларның беренчел функциясе – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтеп, милли телне яңа яссылыкта кулланып булуны раслау. Әмма бер төрле темаларга, әйтик, милләт, азатлык, педагогикага артык бирелеп, укучының канәгать булып бетмәве мөмкин. Шуңа да татар телендәге блогларны тематик яктан төрләндерү үзен аклаячак.