15 июня 2015
Төркиядә танылу алган татар галиме истәлегенә

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле галим, тюрколог Р.Р.Аратның тууына 115 ел тулуга багышланган «Рәшит Рәхмәти Арат һәм төрки дөнья» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Бу чара Юныс Эмре исемендәге Төркияне өйрәнү институтының Казандагы үзәге белән берлектә оештырылды.

Конференциянең тантаналы ачылышында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Турхан Дильмач, Юныс Эмре исемендәге Төркияне өйрәнү институтының Казандагы үзәге җитәкчесе Ихсан Демирбаш сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Конференциянең әһәмияте турында Турхан Дильмач шундый фикер яңгыратты: «Мондый төр чараларны уздыру мөһим, чөнки төрки тел белеменә никадәр зур өлеш керткән булса да, Татарстанда да, Төркиядә Рәшит Рәхмәти Арат турында бернәрсә дә белмиләр диярлек». Чыннан да, бу галим күпләр өчен танылмаган, аның хезмәтләре, фәнни иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән».

Конференциядә Казан галимнәре, Төркиянең төрле университетларыннан килгән профессорлар, Р.Р.Аратның якташлары катнашты. Алар галимнең фәнни эшчәнлеген, дөньякүләм тюркологиядәге урынын, хезмәтләренең төрки телләр өчен әһәмиятен бәян иттеләр. Гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы доценты Мәдинә Рәшит кызы Саттарова әйтүенчә, конференциядә ясалган һәрбер чыгышны игътибар белән тыңларлык иде, чөнки яңа мәгълүмат һәрвакыт кызыклы.

Конференция программасы ике көнлек итеп төзелгән. 21 нче майда КФУ базасында фәнни сөйләшү уздырылса, 22 нче майда конференциядә катнашучылар Рәшит Рәхмәти Аратның туган ягы Әтнә районында булып кайттылар. Рәшит әфәнде туган Иске Өҗем авылында аның турында хәтерне кадерләп саклыйлар. Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге җитәкчесе Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова: «Р.Р.Аратның исеме авылда онытылмау бик яхшы күренеш. Хәтер яшәсә, кеше исеме дә югалмаячак бит. Мәктәптә тюрколог истәлегенә истәлек тактасы эленгән. Авыл халкы галимнең нәсел-нәсәбен барлап, шәҗәрәсен төзегән. Бу эштә Рәшит әфәнденең туганнары зур көч куйган», – дип искәртте.

Белешмә:

Рәшит Рәхмәти Арат – төрки тел белемен Ауропа дәрәҗәсенә күтәргән шәхес, Истанбул университеты галиме, лингвист. Габдерәшит Исмәт улы Рәхмәтуллин 1900 елның 15 нче маенда хәзерге Әтнә районы Иске Өҗем авылында туган. 1920-22 елларда Харбин шәһәрендә (Кытай) яши, «Ерак Шәрекъ» газетасы редакциясендә эшли. 1922-1927 елларда Берлин университетында укый. Укуын тәмамлагач, шунда ук төрки телләр укыта һәм Берлин Фәннәр академиясендә эшли. 28 яшендә докторлык диссертациясен яклый.

Язмыш җиле Рәшит Рәхмәти Аратны 1933 елда Төркиягә китерә. Истанбул университетының төрки телләр һәм әдәбият кафедрасы профессоры булып эшли. Шунысы мөһим, ул 1949-1951 еллар аралыгында Лондон университетында тюркологиягә багышланган лекцияләр укый. Аннары, Истанбулга кайткач, университет каршындагы Тюркология институты директоры итеп билгеләнә.

Галимнең төп фәнни хезмәте борынгы төрки әдәби ядкяр Й.Баласагунлының «Котадгу белек» исемле әсәрен өйрәнүгә багышланган.

Источник информации: Газета «Дарелфөнүн»