15 июня 2015
Фәнни экспедиция үзенең эшен тәмамлады

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе бүлеге студентларының Төмән өлкәсе авылларында ике атна дәвам иткән фәнни экспедициясе 13 июньдә (2015) үзенең эшен тәмамлады.

Диалектологик практика-экспедиция вакытында студентлар татар халкын оештыруда төп этносларның берсе булып катнашкан себер татарларының телен, халык-авыз иҗатын, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнделәр.  Студентлар себер татарлары диалектының барлык өлкәләре, халык әдәбияты һәм көнкүреше буенча бай материал тупладылар. Киләчәктә бу язмаларны студентлар үзләренең курс, диплом эшләрендә, фәнни иҗатларында кулланачаклар.

Экспедициянең соңгы көнендә студентлар бу авылларда бик борыңгы заманнардан ук килә торган “Күк теләү” бәйрәмендә катнаштылар. Бу бәйрәмнең башы тцрки халыкларның тәңречелек чорына ук барып тоташа. Себер татарларының борынгы бабалары, язгы эшләр бетеп, печәнгә, уракка чыкканчы, июнь башларында күлләр, урманнар кочагына чыгып, шушы гүзәллекне яраткан бөек тәңрегә һәмд-шөкер кора торган һәм илгә-көнгә тынычлык, гаиләләргә саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, мул тормыш, малларын үлем-җитемнән саклап торуын сорый торган булганнар.

Бу бәйрәмгә авыл халкы ай буе хәзерләнә, һәр кеше  мөмкин булган кадәр акчасын бирә, азык-төлек белән булыша. Авыл уртасындагы киң яланда иртән үк казаннар асыла, аш, пылау пешә, чәй кайный, корбан итеп сарыклар суела. Бөтен авылда тәмле аш исе аңкып тора. Авыл мулласы барлык яратылганнарның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләгә багышлап Коръәннән аятләр укый, бәйрәмдә катнашучыларга, аларның барлык якыннарына исәнлек, иминлек,  авыл халкын төрле хәвеф-хәтәрләрдән, табигать афәтләреннән саклавын тели.

Саз авылы мулласы Шамил хәзрәт студентларга бабаларыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, телен өйрәнү өчен ерак Казаннан килеп армый-талмый эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде, аларга хәерле юл теләде.

Экспедициянең прес-секретарьләре:

Мунадиева Миләүшә, Акашева Элиза