02 июня 2015
Сабантуй бәйрәме

26 - майда Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбендә Каюм Насыйри үзәге белән берлектә кече Сабантуй булып үтте. Бу бәйрәмгә мәктәп балалары да, әти-әниләр дә һәм үзәктә белем алучы милләттәшләребез дә бик теләп катнашты.

Кече Сабантуйны мәктәп директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры Лемма Исхаковна Гирфанова ачып җибәрде. Ул балаларны 2014 – 2015 нче уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, ә 9 һәм 11 сыйныф укучыларына,  Дәүләт имтиханнарын уңышлы үтеп, белем алуның тагын да югары үрләрен яуларгы кушты.

Татар халкының милли бәйрәмен котлап, Мәскәүдәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән һәм Милли автономиядән дә кунаклар килделәр.

Үзләренең чыгышларында алар халкыбызның бу милли бәйрәме  бик борынгы заманнардан ук үткәрелгәнен, хәзер аның Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә уздырылуы турында горурланып сөйләделәр. Балаларга әби-бабаларыбыздан рухи мирас булып калган бу бәйрәмне онытмаска, түкми-чәчми, киләчәк буыннарга да тапшырырга киңәш иттеләр.

Мәктәптә укучы төрле милләт балалары һәркайсы үз халкының милли киемнәреннән килгәннәр иде. Алар үз халкының милли ризыкларын тәкъдир иттеләр, җырладылар, биеделәр. Аннан соң төрле ярышлар булды: капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, канат тартышу һәм сөлге тотып бил алышу.

Бәйрәм укучы балаларга да, килгән кунакларга да бик ошады. Өлкәннәр, халкыбызның йөзек кашы булган бу милли бәйрәмебезне онытмыйча, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәннәре өчен балаларга һәм оештыручы педагогларга бик зур рәхмәт әйттеләр.                                                

Источник информации: Каюм Насыйри үзәге методисты Саитова Л.Ф.