27 мая 2015
Мирасны саклау – безнең кулда

Татарстан Фәннәр Академиясендә «Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге» дип аталган республикакүләм фәнни конференция узды. Атаклы әдипләребезнең, галимнәребезнең  мирасын саклау, ныгыту, киң җәмәгатьчелеккә тарату – төп бурычыбыз. КФУ студентларына да әлеге фәнни чарада катнашу бик файдалы булды. Мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр әл Курсави – татар халкына, мөселманнарга бәяләп бетергесез мирас калдырган изге затларның берсе.  2016 елда аның тууына 240 ел була. Шул уңайдан Татарстан Фәннәр Академиясендә «Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге» дип аталган республикакүләм фәнни конференция узды. Җыенда галимнәр, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, галимнең якташлары – Арчалар да катнашты. Биредә галимнең мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, Курсавиның юбилеена әзерлек чараларын башлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Арча хакимияте якташының туган көнен зурлап үткәрергә планлаштыра.

«Акыл, белем күп кенә мәсьәләләрне  чишәргә булыша» дигән атаклы дин галимебез. Габденнасыйр Курсави 36 ел гына яшәвенә карамастан, күп эшләр башкарырга өлгергән. Ул безнең өчен җәмгыятьне агарту өлкәсендә үзеннән зур өлеш керткән фикер ияләренең берсе.

«Бөек галимнең якты дөньядан китүе – бөтен мөселман халкы өчен зур югалту иде» дип белдерә конференциядә катнашучылар. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Габденнасыйр Курсави, татар, төрки җәмгыятенә зур өлеш керткән. Аның мирасы безнең кулда. Без аны юкка чыгармаска тиеш!

Арча районының Югары Курса авылында Курсави имамлык иткән мәчет саклана. 2014 елның маенда галимнең  якташлары аның күрше авылында «Мөхәмәдвафа» мәчетен ачты, шулай ук Югары Курса авылында эшмәкәр Илһам Хисамиев яңа мәчет төзү эшен төгәлләп килә. Бу эшләр галимнең мирасын торгызу, саклап калуга юнәлтелгән. Беренчесе һәм соңгысы түгел...

Курсавига багышланган  конференциядә катнашучылар уртак фикергә килде: Курсавиның хезмәтләрен популярлаштыру һәм җәмәгатьчелеккә таратуга өчен бөтен көчне куярга кирәк. Шуңа да алар матди ярдәм сорап, Татарстан Республикасының хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәк. 

Источник информации: Ләйсән Гыймалетдинова